Халык ышанычы эш белән аклана
"Мин Кайбычка моннан 20 ел элек, район мөстәкыйльлеген алган елны Сабантуйга килгән идем. Ул чактагы Кайбыч белән бүгенге Кайбыч арасында аерма зур, ул танымаслык булып үзгәргән. Кыска гына вакыт эчендә сез үсеш юлына ныклап аяк бастыгыз. Кайбыч иҗади хезмәт режмында эшли", - диде Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин район активы...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Кайбычка эш сәфәре район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашудан башланып китте. Аны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров озатып йөрде, очрашуга шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Наил Вәлиев белән Роберт Миңнегалиев та килгән иде. Быел сырхауханәдә республика бюджетыннан ремонт эшләре үткәрелде, хәзерге вакытта йогышлы авырулар бүлегендә ремонт бара. Баш врач Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, хирург, окулист, анестизиолог-реаниматолог, гомуми практика врачы, терапевт, ренгенолог һәм башка төр врачларның җитешмәве авыруларны дәвалаганда уңайсызлыклар тудыра. Балалар дәвалаучы врачлар да кирәк булачак, чөнки хәзергеләренең икесе дә пенсия яшендә. Врачлар җитешмәүнең төп сәбәбе-торак проблемасына кайтып кала. Фәрит Хәйруллович, мәсьәләнең кискен торуына басым ясап, үзебезнең җирлектә туып-үскән яшьләрне медицина университетларына укырга җибәрү, врачлар династасиясен булдыру бурычын куйды. Врачларны йортлар белән тәэмин итү, сырхауханәгә җиһазлар алуда ярдәм күрсәтү буенча эшлекле сөйләшү булды. Сырхауханәдн соң, спикер "Олимп" спорт комплексында Кайбыч һәм Апас районнары укучылары арасында милли көрәш буенча оештырылган ярышны кызыксынып карады.
Соңыннан Фәрит Хәйруллович муниципаль район Советының актлар залында район активы белән очрашты. Ул Татарстанның агымдагы елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, алда торган бурычлар турында сөйләде. Татарстанның һәрьяклап гармоник үсештә булуына аерым басым ясады. Гасырлар буена дәвам итүче милләтләр дуслыгын зур казанышыбыз дип атады. Саф авыл хуҗалыгы булган Кайбычта тырыш халык яши дип, киләчәктә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча актив эш алып барырга кирәклеген әйтте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин залдан бирелгән сорауларга җавап бирде. Алар Олы Кайбыч мәктәбен ремонтлауны тизләтү өчен өстәмә финанслар таләп ителүе, авыл урамнарын кардан чистарту өчен техника җитешмәве, авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, Олы Кайбыч мәктәбенә яхшы хоккей мәйданчыгы төзү кирәклеге хакында иде. Юллар төзелеше турындагы сорауга җавап биреп, ул федераль финанслау тормышка ашырыла башлагач, хәлнең уңай якка үзгәрүе, төбәкләрдәге юл фондларын яңарту буенча карар кабул ителүе, финанс ярдәм күрсәтүнең федераль программасы әзерләнүе һәм моның юлларны төзекләндерүгә мөмкинлек бирәчәген әйтте. Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидәрә органнарындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Зур Подберезье һәм Мәлки авыл җирлекләре башлыклары Станислав Кириллов һәм Артем Козловка Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев