Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халыкка матди ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ландыш Камалетдинова һәр ата-анага гомуми түләү механизмы турында аңлатты

Зур Подберезьедагы балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең ата-аналары һәм әбиләре бакчага түләгән өчен компенсация алуга документлар тапшырырга дип, төшкә кадәр җыелды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе мөдире вазифаларын башкаручы Светлана Федина әйтеп узганча, әти-әни­ләргә 2014 елның 1 сентябреннән балалар бакчасына түләүдәге үз­гәрешләр турында аңлатып җыелышлар уздырганнар инде.

- Бу үзгәрешнең мәк­тәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең сыйфатына да йогынты ясавын аларның барысы да яхшы аңлый. 2014 елда бездә капиталь ремонт та көтелә, димәк, шартларыбыз күпкә яхшырачак, - диде мөдир.

Очрашуга килүчеләргә халыкка матди ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ландыш Камалетдинова һәр ата-анага, керемнәре турындагы белешмәләргә таянып, баланы бакчага йөрткән өчен күпме түләячәкләре, гомуми түләү механизмы турында аңлатты. Гаиләләр бер-берсенә охшамаган, керемнәре дә төрле, шуңа күрә түләү дә бер төрле була алмый. Мисалга, ике сабый әтисез гаиләдә үсә, берсен әбисе тәрбияли, җиде гаилә - күпбалалы. Балаларның яшь аермалары да төрле. Мәсәлән, Лидия Волкованың 3тән 7 яшькә кадәрге ике баласы бар.

Аня белән Ульяна балалар бакчасына атнаның алты көнендә дә тугызар сәгать йөри. Гаиләнең кереме бер кешегә аена 10 мең сумнан артмый. Беренче балага 20, икенчесенә 50 процент күләмендәге федераль компенсацияне, моңа өстәп, муниципаль компенсацияне гаилә ничек алган булса, 2014 елның 1 гыйнварыннан соң да шулай алуын дәвам итәчәк. Федераль һәм муниципаль өстәмә компенсацияне алганнан соң, беренче баласына 250 сум, икенчесенә 194 сумга артыграк түләячәк.

- Бу әллә ни зур сумма түгел. Әмма мине компенсация алу өчен башта һәр балага 2234әр сум акча түләргә кирәклеге куркыта. Ирем белән икебез дә крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшлибез, кайвакыт хезмәт хакын вакытында бирмиләр. Шулай булгач, дүрт мең сумнан артыграк акчаны каян алырга тиеш соң мин? - дип, борчылуын белдерде Лидия.

Елена Фролова, Валентина Барабанова да аның белән бер фикердә. Людмила Чекмареваның әнисе Лидия Александровна да оныгы өчен борчыла. Кызы оныгын үзе генә үстерә икән. Балалар бакчасына түләүнең башлангыч суммасы күпләрне өркетә булып чыкты.

Әмма хафаланырга урын юк кебек. Яңа тарифларны күтәрә алмаучыларга акчаны өлешләп түләү мөмкинлеге дә бирелә.

- Ул гаиләдәге бер кешегә керем ун мең сумнан артмаган гаиләләргә генә карала. Алар балалар бакчасына бурычны компенсация алганнан соң да түли ала. (Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта да әйтелде.)

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы белгечләре ата-аналардан кергән 90 гаризаны караган инде. Бу юнәлештәге эшчәнлек дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкка матди ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ландыш Камалетдинова һәр атаанага гомуми түләү механизмы...

2
X