Хәерле сәгатьтә, игенче!
Кайбычта язгы кыр эшләре башланып китте. 16 апрельдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында күпьеллык үлән кырларын тырмалауга, минераль ашламалар кертүгә керештеләр.
Җәмгыять директоры Рамил Каюмов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров механизаторлар янында булып, эш барышы белән танышты.
Җәмгыятьтә быел азык культураларын 4957 гектар мәйданда игү планлаштырыла. Шуның 2658 гектары күпьеллык үлән басулары.
Бүген "МТЗ-1221" тракторына тагылган тырмалау агрегаты белән Михаил Андреев 36 гектарны биләгән күпьеллык үлән басуын тырмалый. "МТЗ-82", "МТЗ-80" тракторларына тагылган "Амазон" агрегаты белән Сергей Денисов һәм Владимир Лисенков һәр гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертә. Идарә начальнигы Рифкать Нуруллович механизаторларга эшне, гектарлар артыннан кумыйча, агротехник таләпләр нигезендә алып барырга кирәклеге турындагы фикерләрен җиткерде.
Рамил Шамилевич әйтүенчә, көннең икенче яртысында тагын ике агрегат Арыслан, Салтыйган бүлекчәләре басуларына чыгачак. Язгы кыр эшләренә әзерлекне биредә күптәннән алып баралар. Җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, солярка запасы булдырылган, бензинга акча күчерелгән, бүген-иртәгә аны да кайтара башлыйлар. «Заволжье» җәмгыятендә дә кичә кыр эшләре башланып китте. Бу хакта газетабызның алдагы санында язачакбыз. Хәерле сәгатьтә, игенче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев