Хезмәтләрен хөрмәтләп
Игенче-механизаторлар тагын бер кат имтихан тота. Шактый чыгымнар белән, тир түгеп үстергән игеннәрне кыска срокларда, югалтуларсыз җыеп алу - аларның төп бурычы.
Агрофирмаларда урып-җыю оешкан төстә, югары темпларда бара. Әйтик, "Гөбенә" агрофирмасының Иске Тәрбит, Чүти филиалларында урып-җыю төгәлләнгән, Зур Тәрбиттә эш финиш сызыгына якынлаша. Агрофирма кыр батырлары белән лаеклы рәвештә мактана ала. Узган атна нәтиҗәләре буенча 6 августта муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин алдынгы комбайнчыларны бүләкләде. "Гөбенә" агрофирмасының "Нью - Холланд" комбайнында эшләүче, 7570 центнер ашлык суктырган Харис Хәбибуллинга (ярдәмчесе - улы Дамир), "Мега-Клаас" комбайнчысы Альберт Лазаревка (рәсемдә) (ярдәмчесе - улы Андрей белән 9345 центнер суктырган,), "Акрос"ны иярләгән Илья Зыковка (ярдәмчесе Петр Краснов, 8055 центнер), "ДОН- 1500" комбайнында эшләүче Леонид Блиновка (6402 центнер, ярдәмчесе - Вениамин Батманов) район башлыгы рәхмәт хаты һәм күчмә вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров шундый ук бүләкләрне "Заволжье" җәмгыятенең комбайнчысы, "Класс-Тукано" комбайнында иген кырларын гизүче Николай Ситновка тапшырды. Урак башыннан кыр батыры 3434 центнер ашлык суктырган.
Хезмәт кешесен хөрмәтләү, югары бәяләү аларны яңа үрләр яуларга канатландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев