Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ХХI гасыр Кулибиннары

Яшь уйлап табучылар арасында игълан ителгән "ХХI гасыр Кулибиннары" дигән район олимпиадасына йомгак ясалды.

Район мәгариф бүлеге, "ЭКО" класстан тыш эшләр үзәге тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге 5-7, 8-11 класс укучылары арасында үткәрелде. "ХХI гасыр Кулибиннары" бәйгесе - техника һәм технология өлкәсендә интеллектуаль иҗатны камилләштерүгә юнәлдерелгән комплекслы шәхси-команда ярышы ул. Аның максаты укучыларның проект-конструкторлык һәм фәнни-техник кызыксынуларын үстерүгә тиешле шартлар тудыру. Әлеге олимпиаданың район турында дүрт мәктәп катнашты. Нәтиҗәдә Зур Урсак һәм Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү укучылары тәкъдим иткән проектлар җиңүче дип табылды. Аларның җитәкчеләре - Рифат Вәлиев һәм Альберт Перепелкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ХХI гасыр Кулибиннары”