Хәрби хезмәт – тормыш мәктәбе
22 октябрьдә район мәдәният йортында көзге чакырылышта Россия Хәрби Көчләре сафларына китәргә тиешле егетләр, аларның ата-аналары белән традицион очрашу үткәрелде.
Очрашуда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары Чыңгыз Ибәтуллин, Гайнетдин Каюмов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин әйтеп узганча, язгы чакырылышта 39 егет илебезнең төрле төбәкләренә үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә алынган булса, көзге чакырылышта 33 егет солдат бушлаты киячәк. Ул булачак солдатларга Россия Кораллы Көчләре составында хезмәт итүчеләргә куелган таләпләр, армиядә булачак үзгәрешләр хакында сөйләде, аларга хәерле юл теләде. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары иң изге теләкләрен юллады. Бу көн Гайнетдин Каюмов өчен истәлекле, чөнки 1944 елның нәкъ 22 октябрендә ул Ватаныбыз чакыруы белән фронтка киткән, җиде ел хезмәт иткәннән соң гына туган якларына әйләнеп кайткан.
- Кайбыч егетләре район оешканнан бирле Россия Хәрби Көчләре сафларында Ватан алдындагы бурычларын үти. Хәрби частьлардан ата-аналары исеменә намуслы, чын ир-егетләр тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хатлары килә. Бер генә егетнең дә район йөзенә кызыллык китергәне юк. Сез дә алар үрнәгендә үз бурычыгызны намус белән үтәрсез дип ышанам. Шуны онытмагыз: сезне туган якта әти-әниләрегез, дусларыгыз, сөйгән ярларыгыз көтә, - диде район башлыгы.
Хәрби хезмәт ир-егетләр өчен тормыш мәктәбе ул.
Тантаналы очрашу район үзәк мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев