Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы «Ел хатын-кызы» исемен яулады
"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау турыннан Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева зур җиңү белән кайтты: ул "Лидер - хатын-кыз" номинациясендә беренче урынны яулады!
- Бу җиңү минем өчен көтелмәгән булды, - диде Светлана Петровна шатлыгы белән уртаклашып. - Шуңа да чираттагы җиңүчеләрне сәхнәгә чакырганда минем исем дә яңгырагач, югалыбрак та калдым. Бу номинациядә беренче урынга чыгучылар икәү иде: мин һәм Чаллы шәһәреннән килгән финанс директоры. Безгә бүләкләр һәм дипломнарны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында узган бу тантанада Яшел Үзәндәге зона турында җиңгән Зур Подберезье мәктәбе директоы Фәнзилә Биктимерова, үзәк сырхауханә табибы Гөлнара Сафиуллина, Федоровское авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева да чакырылган иде. "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" бәйгесендә катнашучылар 7 март көнне көндезге сәгать икедә район мәдәният йортында Кайбыч тамашачылары алдында да чыгыш ясаячак. Республикада узган тантанада район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев