Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗа Хәсән егете Олег Лукин, диңгезләр гизеп, туган авылына кайтты

Редакциягә хәрби диңгез матросы киеменнән төз гәүдәле егет килеп керде. Аның янында районда хәрби исәпкә алу буенча начальник Рушания Миңнуллинаны да күргәч, барысын да аңладык: димәк, бу егетнең дә армиядән кайтып килеше.

Ераклардан кайтышлый Рушания апаларының хәлләрен белешергә кергән солдатларның барысын да редакциягә алып керә ул. Кайбычның Ватан сакчыларын газета укучыларыбыз да күрсеннәр, горурлансыннар, солдат мәктәбен узарга җыенучылар алардан үрнәк алсыннар дип әйтүе. Әле телефон булмаган заманнарда шул егетләр белән хатлар язышып яткан, аналарча киңәшләрен биргән Рушания Миңнуллина әнә шулай яшьләрдә патриотизм, туган илне ярату хисләре дә тәрбияли.

Хуҗа Хәсән авылы егете Олег Лукин булып чыкты ул. Чыннан да, иртә белән генә Казанга кайтып төшкән дә, дуслары белән туган авылына кайтып кына килеше.Үзе шат елмая, шул ук вакытта горур да, матур да, төз гәүдәле, армия бик килешкән үзенә.

- Североморск шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт итүем белән горурланам. Диңгезче булу турында кайсы гына егет хыялланмый икән!? Төньяк флотта - Баренц диңгезендә зур "Адмирал Левченко" кораблендә хезмәт иттем. Бер ел хезмәт итү дәверендә Урта диңгез, Кара диңгезне дә, Атлантик океанны да, Севастополь, Североморск шәһәрләрен дә, Новосибирскийдагы Котельный утравында да, Испаниянең Сеут портында да булдым. Армиягә бармаган булсам, мин шулай дөнья гизә алган булыр идемме икән? Хезмәт итүе бер дә авыр булмады. Апас районы егетләре белән бергә хезмәт иттек. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатыннан армиягә киткәндә телефон бирделәр, туганнарым белән сөйләшеп тордык, - диде Олег.

Без аны озак тоткарламадык, чөнки авылына ашыга. Әтисе Петр, әнисе Раиса, әби-бабасы, абыйсы, сеңлесе көтә аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән егете Олег Лукин, диңгезләр гизеп, туган авылына кайтты