Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Светлана Бартязова белән укучысының иҗат эше халыкара бәйгедә җиңгән

Аның кебекләр турында "алтын куллы, уңган-булган" кебек тапталган сүзләр генә аздыр сыман. Укучылары сүзләре белән әйткәндә, Светлана Альбертовнаның кулы кагылган һәр нәрсә чәчәккә, бизәккә, иҗат җимешенә әверелә дә куя.

Күңел җылысын бир­гән эшнең генә нәти­җәсе сөенерлек була, җан җылысын салган иҗат җимеше генә үзенә тарта, сокландыра. Кечкенәдән куллары тиктормас баланың гомерен технология укытучысы һөнә­ренә багышлавына аптырыйсы юк үзе. Ә менә укучыларын да үзе артыннан ияртә алуы мактауга лаек. Бу бит баланың сәләтен күреп ала белү, үстерүгә бәйле. Әгәр бүген Хуҗа Хәсән кызлары кебек республика һәм Россия кү­ләмендәге бәй­ге­ләрдә үзләрен таныткан якташларыбыз юк дә­рәҗәсендә икән, димәк, сәләтле укучыларны ачыклау өстендә эшлисебез бар әле.

Хуҗа Хәсән мәктәбендә 21 елдан артык технология фәнен укытучы Светлана Бартязованың һәм ул җитәкләгән "Хозяюшка" түгәрәгенең иҗат җимешләрен район бәйге-күргәзмәләрендә еш күрәбез. Күптән түгел укучысы Елена Ежова белән тагын сөендерделәр. Диңгез адмиралы Григорий Андреевич Спиридовның сурәтен 90х60 см зурлыгындагы келәмгә чигеп җибәргәннәр, һәм аларның эше, "Диңгез дан веногы: диңгезчеләр Ватанга хезмәт итә" ачык төбәкара тарихи-патриотик бәйгесендә катнашып, "Кулланма сәнгать" номинациясендә 2 урынга лаек булды. Иң шаккаттырганы шул: Лена - Татарстаннан финалга үтә алган бердән­бер укучы! 1 ноябрьдән 4сенә кадәр җитәкчесе белән бергә алар Санкт-Петербург шәһәрендә бүләкләү тантанасында да булып кайтты.

Хобби гына дисә дә...

Елена Ежова түгәрәктә башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә. Квиллинг (кәгазь белән бизәкләр ясау), чигү кебек "вак эш" белән утыру күңеленә якын аның. Кү­ләмле картинаны төсле җепләр белән чигеп чыгарга, ай-һай, нинди сабырлык кирәк бит! Әлеге һөнәрен хобби дип атый, ә киләчәктә юридик өлкә буенча белем алырга тели.

- Кул эшләренә мине Светлана Альбертовна җәлеп итте. Һәр эш - сәнгать әсәре, иҗат. Җитәкчебез төрле техникаларны шундый җиңел итеп аңлата, шунда ук утырып, ясап, чигеп карыйсы килә башлый, - дип аңлата Лена әлеге мавыгуын. - Спиридов картинасының уңышында да җитәкчемнең өлеше зур.

Петербургка сәяхәтләре Ленага кызыклы экскурсияләр белән истә калган. Украина, Эстония, Белоруссиядән һәм илебезнең 55 өлкәсеннән килгән иҗатташлары белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу да файдалы булган. Сүз уңаеннан, бәйгедә катнашкан эшләрне бер китапка туплаганнар һәм әлеге басманы һәр катнашучыга бүләк итеп тә биргәннәр икән. Сәяхәт турында Лена аеруча яратып сөйләде:

- Петр патшаның Диңгез корпусында, Васильев утравында яшәдек. Сәяхәтебезнең беренче көнендә корпусның командованиесы, музей белән таныштырдылар. Боголюбов залында тәҗрибә уртаклашу өчен конференция дә оештырганнар иде. Әдәбият һәм тарих буенча номинацияләрдә җиңүчеләрнең чыгышларын рәхәтләнеп тыңладык. Ә кич белән безне диңгезчеләр балына чакырдылар! Искиткеч оста биючеләр вальс әйләнергә өйрәтте. Икенче көнне Эрмитажга һәм Петропавловск ныгытмасына алып бардылар. Өченче көнне Россия Флотының бишеге булган Кронштадтка бардык, шул ук көнне тәбрикләү тантанасы да узды. Россиянең диңгез башкаласында теплоходта экскурсия да истә калды, ә иң дулкынландырганы - "Аврора" крейсерын үз күзләребез белән күрү иде. Хәзер мин Россиянең диңгез флоты тарихы буенча белемнәрем белән хаклы рәвештә мактана алам! - ди ул.

- Жюри шәхси һәм коллективлар башкарган 1849 эшне 5 номинация һәм яшь категорияләре буенча бүлеп карап чыккан. Безнең эш икенче урынга лаек булуына чиксез шатландык, әлбәттә. Педагог буларак, яшь буынның Россия тарихы белән кызыксынуына сөендем, - ди Светлана Бартязова.

Җиңүләргә юл җиңелме?

"Хозяюшка" иҗат берләшмәсе "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге аша 1992 елдан бирле эшләп килә. Анда 6-11 сыйныфларда белем алучы укучылар кул эше белән шөгыльләнә. Катнашкан, призлы урыннар яулаган конкурслары санап бетергесез, 2013 елда гына да "Татарстан - минем туган ягым" республика бәйгесендә Диана Ильина 3 урын, "Яшел планета - 2013" Бөтенроссия конкурсының республика этабында Елена Ежова 2 урын алган, "Мин - Россия гражданы" Бөтенроссия конкурсының республика турында Виктория Семенова җиңүгә ирешкән. Инде менә шуның өстенә тагын бер зур җиңү... Светлана Бартязованың педагоглык осталыгы нәтиҗәсе болар.

Светлана ханым тумышы белән Чувашия Республикасының Янтик районы Яңа Ишино авылы кызы.

- Әнием Вера зур-зур картиналарга кадәр чигә, ә әтием Альберт рәсем ясау остасы буларак танылган. Әтием ягыннан әбием кул эшләренә бигрәк тә оста булган, диләр, кызганыч, ул мин туганчы ук үлеп киткән. Мине аңа охшаталар. Ә чын-чынлап мавыгу 6 сыйныфта укыганда булды. Ул чакта безгә яшь укытучы билгеләделәр, озак эшләмәде, нибары 2 ай гына. Шул арада түгәрәккә йөреп, күрәсең, кул эшләренә тартылу канда булгангадыр, чигү-бәйләү белән мавыгып өлгергән идем , - дип искә ала ул балачагын.

Мәктәпне тәмамлагач, Чебоксарда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, ә педагогик белемне соңрак, мәктәптә укыта башлагач кына, Казанда читтән торып үзләш­тергән. Сүз уңаеннан, булачак ире Виктор белән бер мәктәптә белем алганнар. Парта артында кабынган сөю хисе мәхәббәткә әверелгән, инде балалары да үсеп буй җиткән. Кызлары Наташа Мәскәүдә эколог-эксперт булып эшли, кияүдә, уллары Денис та башкалада төзелеш буенча белем ала. Төпчекләре Дима әлегә мәктәптә укый, әнисенең түгәрәгенә йөри.

- Барыбер көнозын мәктәптә булгач, быел уйладым-киңәштем дә, кечерәк яшьтәгеләр өчен дә тагын бер түгәрәк оештырдык. "Мастера" дип атала ул, башлангыч сыйныфлар белән кәгазьдән эшләнмәләр ясыйбыз. Яратып йө­ри­ләр, үсә төшкәч, "Хозяюшка"да дәвам итә алачаклар. Миңа да әзер балалар белән эшләү җиңел булачак, - дигән фикердә педагог.

Хәзерге вакытта "Хозяюшка" кызлары технология буенча район олимпиадасына әзер­ләнә - кәгазьдән киемнәр тегү буенча проект эшлиләр. Лена бу юлы да башлап йөрү­челәр­дән. Быел апрель аенда Кайбыч районының туган көне уңаеннан үткәрелгән күргәзмәдә, кәгазьдән ясалган костюмга гашыйк булып, якташыбыз, җырчы Лидия Әхмәтова аны сатып та алган иде. Әнә шул проектны тагын да киңәйтергә уйлаганнар, бу юлы костюмнар бишәү булачак! Хуҗа Хәсәннәрдән уздырып кара син!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Светлана Бартязова белән укучысының иҗат эше халыкара бәйгедә җиңгән