Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗа Хәсәннән сыер савучы Венера Лоткова республика бәйгесендә икенче урынны яулап кайтты

Хуҗа Хәсән авылы хезмәтчәннәре бу көннәрдә шатлыклы хисләр кичерә: уңган савымчыларының берсе - Венера Лоткова республика бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты. Аның җиңүе Кайбыч данын тагын бер баскычка күтәрде.

Безнең Венера Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 18-35 яшькә кадәрге белгечләр, эшчеләр арасында игълан иткән бәйгедә җиңде. "Иң яхшы мал табибы", "Иң яхшы зоотехник", "Иң яхшы сыер савучы", "Иң яхшы агроном", "Иң яхшы механизатор", "Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы" номинацияләрендә узган бу бәйгедә хезмәт стажы бер елдан да ким булмаган яшьләр катнашты. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнде. Венера Лоткова иң яхшы яшь сыер савучы номинациясендә катнашты һәм, Балтачтагы хезмәттәшеннән бераз гына калышып, икенче урынга чыкты. Бәйгедә "Гөбенә" хуҗалыгының яшь экономисты Алмаз Хамматшин да катнашты һәм дипломант булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәннән сыер савучы Венера Лоткова республика бәйгесендә икенче урынны яулап кайтты