Хыяллар чынга аша
Мәлкидә яшәүчеләрнең хыялы тормышка аша - ниһаять, авылларында күптән көтелгән клуб төзелеше башланып китте.
Төзелеш мәйданында эшнең иң кызган чагына туры килдек. Төзүче егетләр, алар теле белән әйткәндә, "нулевой цикл"ны төгәлләп килә. Димәк, участок прорабы Альберт Хәниев аңлатып узганча, булачак мәдәният учагының нигезе салынып бетә. Аннан соң төп эш - стеналарны кирпечтән өю башланып китә. Төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә бернинди дә өзеклекләргә юл куелмый, нигезне сала башлаганчы ук шәфталу төсендәге кирпечләрне дә кайтартканнар. Мәлкидәге клуб төзелешен Казан шәһәрендәге "Вика" төзелеш фирмасы алып бара. Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге әлеге фирма Кайбычта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен йортлар да төзеде. Прораб Альберт Ногман улы район үзәк сырхауханәсен төзекләндерүдә дә эшләгән. Димәк, Кайбыч алар өчен ят түгел.
- Өч йөз урынга исәпләнгән клуб төзелешен типовой проект буенча алып барабыз. Клуб күп төрле функцияне үтәячәк. Мәсәлән, тамашачы залы бер үк вакытта спортзал да итеп үзгәртелә ала. Биредә авыл халкына күңелле ял итү өчен бар мөмкинлекләр дә булачак, - ди ул.
Максатлары - төзелешне сыйфатлы итеп алып бару. Чөнки клублар төзелеше Татарстан Президенты контролендә. Быел нәкъ менә аның тәкъдиме белән "Авыл клублары" дигән өч елга исәпләнгән программа тормышка ашырыла башлады да инде. Ә Мәлкидәге клуб төзелеше агымдагы елның октябрендә төгәлләнер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев