Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң көчле математиклар Хуҗа Хәсән мәктәбендә икән

Июнь ахырларында Казанга республиканың барлык районнарыннан да математика укытучылары җыелды. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган бу чарада Математика елына йомгак ясалды.

Безнең республикада Математика елы укытучыларның узган ел Арчада үткән август конференциясендә игълан ителгән иде. Ул фәннәр патшабикәсе булган математиканы тирәнтен өйрәнү, бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечен яхшырту, киләчәктә математика таләп ителгән һөнәр ияләре - инженерлар, проектлаучылар, конструкторлар тәрбияләү максатын күздә тотып үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләделәр. Укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханын чагыштырмача югары балларга тапшырган Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбе математика кабинеты белән бүләкләнде. Әлеге чарада мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәгълүмати технологияләр буенча белгеч Сергей Губеев, Иске Чәчкаб мәктәбенең математика укытучысы Алия Галиуллина, Хуҗа Хәсән мәктәбе директоры урынбасары Ольга Костюкова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иң көчле математиклар Хуҗа Хәсән мәктәбендә икән