Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү көне

"Сугышларда һәлак булганнар Хәтердә сез мәңге туганнар"

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Кайбычта митинг узды. Кулларына аллы-гөле чәчәкләр, төсле шарлар тоткан мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләрен үз эченә алган колонна иртәнге сәгать тугызда һәйкәл янынына килеп җитүгә тантана башланып китте. Һәйкәл тирәсе быел да төзекләндерелгән, аны халык шагыйре Шәүкәт Галивның шигъри юллары бизи. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәрен, кайбычлыларны район Советы, башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы исеменнән кайнар котлады.Ул үз чыгышында Кайбычка сугышның үзәгендә кайнарга туры килмәсә дә, тылда армый-талмый эшләүләрен, үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, самолет төзү өчен акча җыеп җибәрүләре, фронтка ярдәм итүләре турында горурланып сөйләде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Кайбыч ветераннарына рәхмәт сүзләре җиткерү өчен килгән "Ак Барс Банк" директорлар Советы рәисе Роберт Миңнегалиев ил-көнебезгә аяз көннәр теләде. Якташыбыз- ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногмановның да теләге бер- сугыш уты беркайчан да кабынмасын! Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Заһидуллин сугышка авылларыннан 164 кешенең китүе, аларның 58 енең генә яу кырыннан әйләнеп кайтуы, инде аларның да дүртесенең генә исән булуы турында сөйләде. Бәйрәм мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү бәйрәме