Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң уңган савымчыны ачыкладылар

Бүген "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында районыбызның иң уңган савымчыларын һәм ясалма орлыкландыру технологларын ачыкладылар.

Бәйгедә 15 савымчы һәм 22 технолог катнашты. Савымчылар, гадәттәгечә, өч сынау аша узды: теоретик белемнәрне ачыклау өчен тест сорауларына җавап бирү, билгеле вакыт эчендә сыер саву аппаратын сүтеп-җыю, сыер саву. Ясалма орлыкландыру технологлары да үз осталыкларын практикада күрсәтте. Жюри комиссиясе һәрберсен күзәтеп, гадел бәя куйды. Сыерны савымга әзерләү, аппаратны көйләү генә түгел, сөтнең чисталыгы, сыйфаты да тикшерелде. Нәтиҗәдә, "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы савымчысы Луиза Казакова беренче урынга лаек булды. 19 ел хезмәт стажына ия булган ханымның җиңү яулавы очраклы хәл түгел, әлбәттә - бер сыердан 2326 килограмм сөт сауган ул. Икенче урында "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалы савымчысы Ирина Галактионова лаек булды, өченче урынны "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебаш филиалы савымчысы Илгиз Борһанов яулады. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында "Гөбенә" агрофирмасының Чүти филиалыннан Рәшит Зөбәеровка тиңнәр булмады. Икенче урын "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалына караган Колабирде бүлекчәсеннән Валентина Катоминага, өченче урын "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебаш филиалы терлекчесе Людмила Анинага бирелде. Җиңүчеләрне котлап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Хезмәтегез олы хөрмәткә һәм мактауга лаек. Бүген Кайбыч районы бер сыердан савылган сөт күләме буенча республика буенча өченче урында бара, бу тулаем сезнең эш күрсәткеченә бәйле. Шуңа күрә елның 365 көнендә үз эшенә җаваплы карап, югары хезмәт күрсәткеченә ирешкән терлекчеләребез алдында баш иябез, - диде ул чыгышында. Шулай ук ясалма орлыкландыру технологлары белән савымчылар хезмәттәшлек итеп эшләгәндә генә уңыш елмаюын да билгеләп узды. Һичшиксез, мондый бәйгеләр терлекчеләргә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар” җәмгыяте Иң уңган савымчы Савымчы

2
X