Иң яхшысы – балаларга
Хуҗа Хәсән авылындагы "Аленушка" балалар бакчасының бер ягы, балалар аз булу сәбәпле, бөтенләй ябылган булган. Хәзер аны яңадан ачарга җыеналар.
Бу - Хуҗа Хәсән авылында яшәүче балаларга гына түгел, ә тирә-күрше авыллардагы сабыйларга да яңа мөмкинлекләр ача. Биредә мондый тәҗрибә бар инде. Чөнки Хуҗа Хәсән авыл җирлеге составына керүче Куш-Күлдә дә, Турминскийда да мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе юк. Хәзерге вакытта "Аленушка"га 30 бала йөри, тагын 15 бала чиратта тора. Балаларын бакчага йөртергә теләүчеләр күп. Әмма, инде төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән бинага аларның барысын да ничек сыйдырып бетерергә? Әнә шуңа күрә дә балалар бакчасы мөдире Лариса Бухарова муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать итә. Максаты - хәзер эшләп торучы бакчаны гына түгел, ә буш торучы икенче ягын да төзекләндерү. 1991 елдан бирле ремонт күрмәгән бу бинаны ремонтлау өчен шактый зур суммада акча кирәк. Үтенечләре бушка китми- монда капиталь ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан 8 миллион сум акча бүлеп бирелә. Көннәр җылытканны көтеп ятмыйлар, инде февральдә үк түбәне, бинаның буш яткан ягындагы тәрәзәләрне алыштыру, фасадны җылытуга керешкәннәр. Группаларда һәм йокы бүлмәсендә стеналарны гипсокартон белән тышлаганнар. Балалар бакчасында идән, түшәм, электрүткәргечләрне алыштырачаклар, санузел булачак, яңа җиһазлар да кайтарачаклар. Биредә "Заман" җәмгыятенең биш бригадасы эшли. Бакча мөдире Лариса Георгиевна аларның хезмәтеннән канәгать.
- Төзүчеләр ремонтны билгеләнгән вакытта төгәлләр дип ышанам. Сабантуйга без барлык балаларны да кабул итә алачакбыз, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев