Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ҖиҺанда – җиңү язы

Җиһанда 67 нче Җиңү язы тантана итә. 1945 елның Җиҗү китергән көненнән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңгегә сакланачак. 9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте....

"Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Хөрмәтле кайбычлылар һәм Кайбычыбыз кунаклары! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бөген арабызда яшәүче каһарманнарны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олы әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлыйбыз. Ул михнәтле елларда районыбыз халкы тулысы белән "Җиңү өчен, Фронт өчен" дигән лозунг астында эшләгән. Шуңа да бу шатлыклы бәйрәм күнендә без каһарман сугышчыларыбыз белән беррәттән, колхоз кырларында көнне-төнгә ялгап эшлә­гән, уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмәтчәннәрен дә зур рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Без Бөек Җиңү китергән ветераннарның бүгенге тормышын җиңеләйтү өстендә армый-талмый эшләргә тиешбез. Ветераннар, аларның тол калган хатыннарын яңа йортлар белән тәэмин итү өстендә дә эшлибез.

Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычылык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Бәйрәм котлы булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү бәйрәме 9 май җиңү язы