Игелекле гамәлләр кылыр чак
Кайбыч районы мөхтәсибәте оешуның һәм Дамир Гыйниятуллинның имам-мөхтәсиб вазифасына билгеләнүенең 15 еллыгы уңаеннан Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе уздырылды. Бәйрәмгә муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, республика мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов, Зур Урсак, Кошман, Бәрлебаш мәчетләре имамнары һәм мәчеткә йөрүчеләр килгән иде.
Мәчеттән ахшам намазын укып килгән кунакларны ураза тотучы хатын-кызлар каршы алды. Кояш баеп, вакыт төнгә якынлашса да, өлкән яшьтәге кешеләр дә күп җыелган, һәркемнең имамны тәбрикләп, аңа сәламәтлек, авыр хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә иминлек телисе килгән. Казаннан "Мөхәммәдия"мәдрәсәсен тәмамлап кайтуын күпләр хәтерли аның. 90 елларда халыкны Ислам юлына күндерүче, ияртүче вазифасын Дамир Гыйниятуллин беренчеләрдән булып үз җилкәсенә күтәрде. Тиз арада халык ышаначын яулады, хөрмәт казанды. Мөфтинең урынбасары сүзләренчә, хәзрәт дин кардәшләребезнең өметен тулысынча аклады, бер урында шулай озак һәм нәтиҗәле эшләүче имамнарны республикада да бармак белән санарлык икән. Хәзрәтне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да котлады:
- Кайбыч мөхтәсибәте оешу изге Рамазан аена, аның да мөселманнар өчен гаять мөһим булган Кадер кичәсенә туры килүе бу тарихи вакыйганың ямен тагын да арттыра. Бу очраклы гына туры килү түгел, Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләребезне шул рәвешле хуплый, күрәсең. Авылларда ифтарлар уздыруыбыз, иганәчеләребез - шәхси эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре, динне күңелендә йөртүче кешеләрнең күп булуы куандыра. Чын күңелдән рәхмәт аларга. Дамир хәзрәткә исәнлек, тән сихәте телибез, алга таба да матур гына эшләргә язсын, - диде ул. Район башлыгы аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга Габдулла хәзрәт тә кушылды.
- Республика Мөселманнар Диния нәзарәтендә Кайбыч мөхтәсибәте хөрмәткә лаеклардан санала. Хәзрәтнең фикеренә һәрчак колак салалар, оештыру сәләтен, эшлекле сыйфатларын югары бәялиләр. Үсеп килүче буынның рухи үсешенә дә зур игътибар бирә ул, Олы Кайбыч мәчетендә генә түгел, районның башка мәчетләрендә дә мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәргә дини белем бирүне оештыра. Халыкка хезмәт итүдә Аллаһы Тәгалә бетмәс көч-куәт әйләсә иде, - дип тәмамлады ул сүзен. Мөфти урынбасары Дамир хәзрәткә ТР Мөселманнар Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук Рәхмәт хатлары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, урынбасары Рәмис Хәялиевка, Кошман, Зур Урсак, Бәрлебаш мәчетләре имам-хатыйплары Ибраһим хәзрәт Сабировка, Рафыйк хәзрәт Зариповка, Илгизәр хәзрәт Рәхмәтуллинга да бирелде. Өч имам үз вазифаларына шулай ук 15 ел элек керешкән. Мәҗлесне тәмам итеп, Дамир хәзрәт Ураза бәйрәме белән котлады һәм бәйрәм намазына чакырды. Ул район мәчетләренең барысында да 19 августта 06.00 сәгатьтә башлана, бәйрәм вәгазе исә 04.00 дә башланачак. Хәзрәт ифтарны оештыруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиевка рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев