Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенченең уңганлыгы хезмәтеннән күренә

Бүген районның кайсы гына хуҗалыгына барма, анда тулы-куәтенә урып-җыю эшләре дәвам итә. Әле уракка төштеләр генә кебек, ә инде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләрендә алга таба да эш шулай барса, 5 августка уңыш җыю төгәлләнер, дип фаразлый.

Көнне-төнгә бәйләп эш­ләү­че Кайбыч механизаторлары сыната торганнардан түгел ул. Һәр сә­гатьне нәтиҗәле файдаланып эшләргә өйрәнгән игенчеләр күп бездә. Кыр батырларын һәрвакыт зурлыйлар, башкаларга үрнәк итеп куялар. Бу атнаның дүшәмбесендә районның төрле хуҗалыкларында иң күп ашлык суктырган хезмәт алдынгыларына иген кырында ук бүләкләр тапшырдылар. Муниципалитет җи­тәкчесе Альберт Рәхмә­туллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Риф­кать Басыйров белән бер­лектә иң элек "Алтын кырлар"җәмгыятенә бардык. Ульянково, Багайда игеннәре җыеп алынган кырлар да шактый күре­нә. Җәмгыять директоры Рамил Каюмов инде 2013 ел урагы турында да уйлый башлаган: «Монда сабан бодае үстер­гән идек, икенче елга шикәр чөгендере чә­чәргә уйлыйбыз, чәчү әйләнешен сакласак, уңыш яхшы булачак», - ди ул. Борчак кырында эшләүче ком­байн­чылар янына туктадык. Район башлыгы, рәхмәт әйтеп, "Класс-Мега" һәм "Нью-Холланд" комбайнчылары Вячеслав Туртыгин (рә­семдә), Валерий Савельевка Кайбыч район Советының күчмә вымпелын, Рәхмәт хаты һәм акча салынган конверт тапшырды. Бу комбайнчыларның икесе дә шушы маркадагы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче урында бара. Аларның беренчесе 30 июльгә 3272 центнер, ә икенчесе 2606 центнер ашлык суктырган. Рәхмәт хатында язылганча, алар район комбайнчыларына үрнәк, үз эшләренең осталары. Шундый ук бүләк­ләргә "Гө­бенә"дән "ДОН-1500" комбайнчысы Леонид Блинов (1475 цетнер), "Акрос"ны иярләүче Илья Зыков (2509 центнер), "Заволжье"дан "Класс-Тукано"да эшләүче Николай Ситнов (1550 центнер) лаек булды. Агрофирмалар җитәкчеләре аларга һәм ярдәмчелә­ренә азык-тө­лек пакетлары да тапшырды. "Алтын кыр­лар" җәм­гыяте җитәкчесе һәр көн­не хуҗалыкның үзендә беренче урынга чыккан комбайн экипажын ачыклаулары һәм көн саен берәр мең сум премия биреп баруларын да әйтте. Хезмәт кешесен зурлауның тагын бер матур чагылышы бу. Ә район кү­ләмендә иң күп ашлык суктыручыларны тагын берничә көннән бү­ләк­ләя­чәкләр. Күчмә вымпел ал­да күр­сәтелгән хез­мәт батырларында калырмы-юкмы, анысы эш күрсәт­кеч­лә­ренә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенче

2
X