Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Бөртекле культуралар үскән 24423 гектар мәйданның 9 августка 17970 гектарында (74 процент) игеннәр җыеп алынган. Көзге бодай һәм арыш басуларында эш инде төгәлләнгән.

Район буенча уртача уң­дырышлылык 21,9 центнер тәшкил итә. Суктырылган икмәк күләме буенча алдынгылыкны "Гө­бенә" агрофирмасының "Мега-Клаас" комбайнчысы Альберт Лазарев, "Нью-Холланд" комбайнчысы Харис Хәбибуллин, ДОН-1500не иярләгән Леонид Блинов үз кулларыннан җибәрми. "Заволжье" җәмгыятеннән "Клаас-Тукано" комбайнчысы Юрий Петров, "Алтын кырлар"дан "Акрос"та эш­ләүче Александр Куприяновларның да хезмәт нә­тиҗәләре сокландыра. "Енисей" комбайнында эшләүче Ришат Насыйров ("Яңа юл"), "СК-5" комбайнчысы Юрий Петров ("Зур Колаңгы") та югары күр­сәткечләр бе­лән шатландыра. "Гөбе­нә" агрофирмасы филиалларында урып-җыю юга­ры темпларда бара. Иң түбән күрсәткеч "Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгында: 18,3 процент. Биредә бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 11,8 центнер гына уңыш алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенче механизаторлар кырлар

2
X