Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар! Татарстанлылар һәм республика кунаклары! 28 июльдә көндезге 10 сәгатьтән 11гә кадәр республиканың автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерү үткәрелә. Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны үтенәбез!

Шимбә 28 июль көнне көндезге сәгать 10нан 11гә кадәр Татарстан Республикасында гражданлык обороносының төбәктәге автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерү үткәрелә.

Кайбыч районы үзәге - Олы Кайбыч авылында халыкка хәбәр итү өчен "Кайбыч" полиция бүлекчәсе һәм янгын сүндерү часте машиналары сиреналары, мәчеттәге тавыш көчәйткеч файдаланачак. Кайбыч муниципаль районы торак пунктларында мәчеттәге тавыш көчәйткечләр аша, алар булмаган очракта, йорт саен кереп, халыкка хәбәр таратыла. Кеше күп җыела торган объектларда (кибет, клуб, почта бүлекчәләре, дәвалау учреждениеләре һ.б.) сигнал бирелгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылган инструктажлар эленәчәк.

Республикада халыкка хәбәр итү өчен куелган барлык урам электр сиреналары, тавыш көчәйткеч җайланмалар кушыла, смс-хәбәрләр тарату үткәрелә, республика телеканаллары һәм радиостанцияләр, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплекслары мөмкинлекләре файдаланыла.

Электромеханик сирена кушу "Барыгыз да игътибарлы булыгыз!" дигән сигналны аңлата, бу кешеләрне телевизор һәм радио аша махсус хәбәр тыңларга чакыру булып тора. Аннан соң телерадиотапшырулар көндәлек программа белән дәвам итә.

Хәбәр итү системаларын тикшерү Россия Президентының "Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, булдырмау, аларның нәтиҗәләрен ликвидацияләү" дигән карары нигезендә тормышка ашырыла. Күнегүләр Россиянең барлык субъектларында да уздырыла.

Тулырак мәгълүмат ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Игътибар!