Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икмәк булса, җыр да була

Быелгы ел икмәкле булды. Узган елгы корылык нәтиҗәләре үзен сиздерсә дә, игенчеләребез сынатмады. Район буенча барлыгы 86 мең тонна бөртекле культура, 107 мең тонна шикәр чөгендере, 1,2 мең тонна рапс җыеп алдылар.

Әлеге саннар 26 ноябрь­дә Олы Кайбыч мәдәният йортында үткәрелгән хез­мәт алдынгыларының рай­он слетында яңгырады.

Бәйрәм тантанасы Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Алар хезмәт кешесенә дан җырлады. Кайбыч уң­ганнарын хезмәттәге уңышлары белән котларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минист­рының терлекчелек буенча урын­басары Нәҗип Хаҗипов, "Ак Барс" холдинг кампаниясе генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" Банк директорлар Советы рәисе Роберт Миңнегалиев, "Элита" ачык акционерлык җәмгыяте баш предприятиясе генераль директоры Фәннүр Закиров килгән иде. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын сәлам­ләп, муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров чыгыш ясады, аларга яңа хезмәт уңышлары теләде.

2011 елда районның авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән хезмәт нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсе начальнигы Риф­кать Басыйров таныштырды. Мул уңышта барлык хуҗалыкларның да саллы өлеше бар. "Гөбе­нә"дә бөртекле куль­тураларның һәр гектарыннан 41,5, Закиров исемендәге җәмгыятьтә - 40,3, "Заволжье"да - 35,2, "Алтын кырлар"да - 34,5, "Яңа юл"да һәм "Зур Колаңгы" да 31 әр центнер уңыш җы­еп алдылар. "Гөбенә" дә шикәр чөгендере гектарыннан - 310, "Алтын кырлар" да 300 центнер тәшкил итте. Болар барысы да игенче ме­ханизаторларның, комбайнчыларның, автомобиль йөртүчеләрнең көнне төнгә ялгап эшләве, ындыр табакларында эш­нең оста оештырылуы нә­тиҗәсе. Район тарихында беренче тапкыр "Класс" комбайннарында "Гөбенә" җәмгыяте комбайнчылары - әтиле-ул­лы Григорий һәм Альберт Лазаревлар, Харис Хәбибуллин бөртекле культуралар суктыруда 30 меңлек чикне уздылар.

Рифкать Нуруллович үз чыгышында шулай ук туфрак эшкәртүдә, терлек азыгы хәзерләүдә, бөр­тек, яшел масса ташуда эшлә­гән механизаторлар һәм шоферларның тырыш хез­мәтен билгеләп үтте. Ул терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә дә тукталды. 2011 ел башыннан барлыгы 17 мең тонна сөт җитештерелгән, ел ахырына аны 20,3 мең тоннага җиткерергә исәплиләр. Моңа савымчыларның тын­гысыз хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән. "Яңа юл" савымчысы Рә­зинә Хәлиуллина ел башыннан бер сыердан 5884, "Заволжье"дан Илгиз Борһанов - 5777, Мария Иванова - 5636, "Гөбе­нә"дән Елизавета Бартязова 5682 килограмм сөт сауган.

Районыбызда малларны ясалма орлыкландыруга елдан-ел игътибар арта. "Алтын кырлар" дан ясалма орлыкландыру технологы Рушания Хәсәнова 100 сыердан 75 баш бозау алуга ирешсә, "Заволжье"дан аның хезмәттәше Людмила Анина 70 баш бозау алган.

Закиров исемендәге җәм­гыять бозау караучысы Мөршидә Низаметдинова быел үзенә ышанып тапшырылган бозауларның 100 процент сакланышын тәэмин иткән. "Алтын кырлар" җәмгыяте бозау караучысы Елена Еремеева карамагындагы бозаулар 827 грамм тәүлеклек үсеш биргән.

Районда җыеп алынган мул уңышта фермерлар өлеше дә зур булуын оны­тырга ярамый. Чөнки алар район амбарларына ике мең тоннага якын икмәк тапшырып, үз өлеш­ләрен кертте. Алар арасында Рөстәм Сайранов, Айрат Хәсәнов, Рөстәм Габитов һәм башкалар бар.

Быел районда гаилә фер­малары программасы буенча 15 гаилә фермасы теркәлгән. Шулардан Равил Җәләлиевның (Кошман) сарык фермасы, Альберт Хәйретдинов (Кошман), Анатолий Феногентов (Афанасьефка), Сергей Мышевларның (Победа) бал кортлары гаилә фермалары эшли. Калганнары үз эшләрен оештырып килә.

Бәйрәм бүләксез булмый. Биредә катнашкан күп кенә игенче-механизаторлар, шоферлар, терлекчелек тармагы уңганнары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Иван Михайлович "Гөбенә" җәмгыятенә "МТЗ" тракторы бүләк итте. Нәҗип Нәкыйпович кайбычлыларны хезмәттәге уңышлары бе­лән котлады һәм алдагы елга зур уңышлар те­лә­де. Бәйрәм тантанасы "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле концерты белән үрелеп барды.

Йомгаклау сүзе белән чы­гыш ясаган район баш­лыгы Җәүдәт Гаффаров барлык хезмәт алдынгыларына алдагы елларда да зур уңышлар, сәламәтлек, бәхетле тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X