Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдә исә Май һәм Җиңү җиле

Кошман авылыннан Бөек Ватан сугышына 300дән артык ир-ат киткән, шуларның 185е Ватан өчен яу кырында башын салган. Утны-суны кичкән ветераннарыбыз безнең арадан китә барса да, шөкер, Кошман авыл җирлегендә бүген биш ветеран исән-сау гомер кичерә. Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар, сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

Нурулла Мухарбеков Урсак урман хуҗалыгында, Хәмзә Шаһидуллин, Әгъзам Борһанов, Хәсән Җиһаншин Кошман авылында яши. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә Казанда фатир сатып алып, бүген шунда тормыш иптәше Әминә ханым белән яшәүче Хәсән Сабитов та бәйрәмне туган авылында каршылады. Кадерле кунакларны Кошман халкы көтеп алган - шәһәрдә яшәүләренә әле елга якын гына вакыт узса да, шушында гомер кичергән үзебезнең батырларны ничек сагынмыйсың ди?! Әминә ханым үзе дә гомер буе төрле урыннарда исәп-хисап эшен алып барган хезмәт ветераны. Фатирлы булуларына сөенеп бетә алмый алар:

- Лаеклы ял дип юкка гына атамыйлар икән - барлык уңайлыклары булган шәһәр фатирында картлык көннәребездә рәхәт күрергә язган. Кызларыбыз гел килеп йөри, ярдәм итәләр, кибет-аптекаларга баруы да якын, - дип, шатлыкларын бүлеште Сабитовлар.

Җиде ветеранның тол калган хатыны, 43 тыл хезмәтчәне белән лаеклы горурлана Кошман халкы, шуңа да һәр Җиңү бәйрәмендә аларны олылый. Кайбыч муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова ветераннарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады, сәламәтлек, гаиләләренә тынычлык, иминлек теләде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кошман төп мәктәбе директоры Илсур Насретдинов, ветераннар Советы рәисе Мансур Шәрәфиев котлау сүзләрен җиткерде. Иң самими, ихлас сүзләр мәктәп укучыларының ветераннарга багышлап сөйләгән шигырьләрендә, Җиңү турындагы җырларында чагылды. Сугышта катнашкан бабаларының исемнәрен атаганда ветераннар да авылдашларын искә алды. Баксаң, яшь буын үз бабаларын күрергә дә өлгермәгән, ветераннарның кайсын сугыш уты, кайсын фронтта алган тирән яралары бакыйлыкка алып киткән. Әмма онык-оныкчыкларының күңелендә аларның исеме Батырлык төшенчәсе белән тәңгәл, шуңа исемнәрен дә чиксез горурлык белән атыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман Бөек Ватан сугышы Җиңү