Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иминлек өчен үзебез җаваплы

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

Янгын афәтеннән саклану өчен барыбыздан да уяу, сак булу һәм гади генә кагыйдәләрне үтәү таләп ителә:

- Һәр хуҗа йорт тирәсен кемдер килеп кисәтү ясаганны көтмичә генә җыештырып куйсын иде.

- Һәр торак йорт янында кимендә 200 литр сыешлы савыт белән су торырга яки ут сүндергеч җайланма булырга тиеш.

- Янгын килеп чыккан очракта, һәрбер йортта ут сүндерү өчен кирәкле җайланмалар ( чиләк, балта, лом, багор һәм башкалар) булсын һәм алардан куллана да белсеннәр иде.

Авыл җирлекләрендә, авылларда янгын чыга калса, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитсен, бу урынны тиз арада тапсын өчен юлларның әйбәт булуы һәм урам исемнәре, йорт номерлары төгәл язылган булуы мөһим. Шулай ук авыл халкы вакытында янгын чыгуы турында хәбәрдар булсын өчен чаңнар булдыру да - көн таләбе. Халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә торак пунктларда кизү тору өчен авыл халкы һәм янгын сүндерүчеләрне берләштергән төр­кемнәр оештыру таләп ителә. Су башнялары, табигый су чыганакларына илтүче юлларны янгын сүндерү машиналары керә алырлык итеп төзекләндерергә, су алу өчен уңайлыклар тудырырга кирәк. Бу - авыл җирлеге башлыклары җаваплылыгында.

Көннәр җылыту белән халык табигать кочагына ашыга. Биредә ял иткәндә дә учак, чүп-чар ягу, ут белән шаяру тыела. Ут урманнарга, агачлыкларга җәелмәсен өчен, яки киресенчә, урманнардан торак пунктларга таралмасын өчен, 3 метр киңлектә җир сукаланган яки ком сибелгән булырга тиеш.

Көннәребез тыныч, тормышыбыз ямьле булсын өчен, шушы гади генә кагыйдәләрне үтәп, закон кушканча яшик. Янгыннар сезне читләтеп узсын!

Бәла-каза килгән очракта күп кеше югалып кала, хәтта янгын сүн­де­рүчеләр­не кайсы номерга шалтыратып чакырырга кирәклеген дә оныта. Хәтерегездән чыгармагыз: кәрәзле телефоннардан 112, өй телефоныннан 01 номерын җыеп шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иминлек янгын куркынычсызлыгы Янгын куркынычсызлыгы айлыгы