Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җир йөзенең бөтен матурлыгын килә сезгә бүләк итәсе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның өлкән буын кешеләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

Кадерле кайбычлылар! 1 октябрьдә безнең ил, бө­тен дөнья җәмәгатьчелеге белән беррәттән, Өлкән­нәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барыбыз да дәү­ләтебезнең "алтын фонды"н тәшкил итүче ветераннарны хөрмәтлибез. Без дә, күпмилләтле Кайбыч халкы исемен­нән, аларга янә бер кат үзебезнең ихлас рәхмәт­лә­ребезне һәм тирән ихтирам хисләребезне җиткерәбез. Сезнең һәрберегезнең гомере ул - авыр һәм фидакарь хез­мәт бе­лән үткән еллар. Вете­ран­нарның тынгысыз хез­мәтен бәяләп бетерү мөм­кин түгел. Сез - илебезнең тере тарихы, хез­мәт сөючәнлек, миһербанлык һәм эчкерсезлек мисалы. Вакыт тиз уза. Тормыш тәгәрмәче әйлә­нә, мәшәкатьләр һәм кичектергесез эшләр арта тора. Әмма үз вакытында сез барысын да эшләгән, бүгенге көндә әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз турында кайгырту һәрберебезнең изге бурычы булып кала. Өлкәннәребез имин һәм лаеклы тормышта яшәсен өчен районда күп эшләнә. Социаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеге камилләшә, хез­мәт ветераннарының мат­ди иминлеген ныгыту буенча чаралар комплексы тормышка ашырыла.

Кадерле ветераннар! Күп еллык тырыш хезмәтегез, түзем һәм зирәк булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын, яратуын тоеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара өлкәннәр көне

2
X