Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чәчкабны «Гөбенә»гә куштылар

Узган атнаның җомгасында Иске Чәчкаб авылы клубында Закиров исемендәге хуҗалыкта пай җирләре булган гражданнарның гомуми җыелышы булды.

Пайчылар җыелышына куелган төп мәсьәлә­ләр­нең берсе - хуҗалыкны "Гөбенә" агрофирмасы составына кушу. Җые­лышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Риф­кать Басыйров, "Гөбенә" агрофирмасы генераль директоры Юрий Осипов, Закиров исемендәге хуҗалыкның иганәчеләре Рафис Корбанов, Сергей Орлов катнашты.

- Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгына таләпләр ар­та бара. Закиров исемендәге хуҗалык инвестор ярдәменнән тыш бу та­ләп­ләрне үз көче белән генә җиңеп чыга алмый. Элекке инвесторлар хуҗалыкны тартып барды, аларга моның өчен зур рәхмәт, ләкин алга таба да эшне җайга салуга мөм­кинлекләре юк. "Гө­бенә" агрофирмасының сезне бөлгенлектән алып чыгарлык хәле бар, - диде Альберт Илгизәрович.

Юрий Осипов үз чыгышында агрофирманың игенчелектә, терлекчелектә ирешкән уңышларына, җир пайлары хуҗалары белән эшләү тәртибе турында сөйләде. Хуҗалык агрофирмага кушылган очракта, халык белән үзара аңлашып эшләячәген белдерде.

Закиров исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гыйльманов пай җирләре бүленеп бирү тарихына тукталды. Шуннан соң, пайчылар өчен "Гөбенә" агрофирмасы составына керү, кермәү мәсьәләсе тавышка куелды, нәтиҗәдә чәчкаблылар бертавыштан агрофирма составына керделәр. Ике арада эшне җайга салучы вәкил итеп Ринат Гыйльмановны сай­ладылар.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район баш­лыгы халыкка ышаныч күрсәткәннәре өчен рәх­мәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб авылы