Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чәчкабта барысы да тимераякта шуа

Иске Чәчкаб авылында хәзер балалар гына түгел, урта яшьтәгеләр дә тимераякта рәхәтләнеп шуа. Монда әле гыйнварда гына боз мәйданчыгы ачылды.

Бу боз мәйданчыгының авыл халкы, бигрәк тә яшьләр өчен кирәк булуы аны ачу тантанасында аеруча ачык күренде. Тантанага килүчеләрнең барысының да йөзләре шат, музыка яңгырый. Ә боз өстендә бит алмалары салкыннан кызарышкан балалар тимераякта шуа. Иске Чәчкаб төп мәктәберең барлык укучылары да диярлек тимераякка баскан диярсең. Ул арада "Хоккейны чын ир-егетләр уйный" җыры яңгырады. Боз мәйданына флаглар тоткан укучылар чыкты.

- Балаларның күптәнге хыялы булган боз мәйданчыгын ачу идеясы белән агрофирманың Иске Чәчкаб бүлекчәсе управляющие Радик Миңнуллин һәм "Кайбыч" полициясе начальнигы Рушан Хуҗин чыкты, - диде мәктәп директоры Айдар Хәсәнов. - Район үзәгендә "Кайбыч" боз мәйданы ачылганнан соң, Олы Кайбыч мәктәбе янындагы хоккей мәйданчыгы буш торды бит, теләгебез аны безгә күчерү иде. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска теләп, район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Ул безне хуплады. Шулай итеп, узган елның августында бездә мәйданчык төзү эшләре башланып китте. Агрофирманың өченче филиалы директоры Юрий Осипов төзелеш бригадасы белән тәэмин итте, төзелеш материаллары бирде. Шунсын да әйтергә кирәк, Радик Миңнуллин, хоккей мәйданын күчерү уен гына җиткереп калмыйча, эшнең башыннан ахырына кадәр оештырып та йөрде. Хоккей буенча тренерыбыз булмау сәбәпле, ул үзе үк балалар белән дә шөгыльләнә.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

- Олы Кайбычтан Иске Чәчкабка күчерелгән бу тарихи хоккей тартмасында бик күп ярышлар үтте, ул безнең район командасына шактый җиңүләр китерде, егет-кызларда спортка мәхәббәт уятты. Иске Чәчкабта яшәүчеләрне дә спорт белән дами шөгыльләнергә чакырам. Бу мәктәп укучылары спортны ярата, ярышларда да җиңүләр яулыйлар. Алда тагын да зуррак җиңүләр көтсен сезне, - диде ул.

Билгеле инде, боз мәйданына барыннан да күбрәк балалар шатланды. Моңа кадәр, салкыннар җитү белән алар буада тимераякта шуалар иде. Ә хәзер аларның чын боз мәйданнары бар.

- Бу мәйдан ачылуга ничек шатлануыбызны белсәгез иде! Кичен монда бәйрәм кебек: барлык классташлар, укытучылар җыела. Боз мәйданы декабрь аеннан бирле эшли. Радик абый хоккей уйнаучылар белән шөгыльләнә, - диде Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары Гөлчәчәк Газыймҗанова һәм Алия Фәхретдинова.

Биредә хәтта мәктәпнең беренче класс укучылары да тимераякка баскан. Хәзер алар да кичләрен монда уйный. Әти-әниләре дә бик шат, чөнки балаларының буш вакыты, спорт белән шөгыльләнеп, файдалы уза бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабта барысы да тимераякта шуа