Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чәчкабта Җиңү бәйрәмендә ике ветеран катнашты

Иске Чәчкаб авылыннан сугышка 165 ир-ат алына, шуларның 108е һәлак була. Нибары 57сенә генә, туган авылына әйләнеп кайтып, тыныч көннәрнең рәхәтен күрергә насыйп була. Бүген исә авылда өч ветеран гомер кичерә. Бәйрәм митингында Газизулла ага Хәмидуллин белән Зиннәтулла Газизуллин һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салды. Гарифҗан ага Хөсәенов исә...


Укучыларның Җиңүгә, ватан солдатларына дан җырлаган шигырьләрен дә сугыш һәм тыл ветераннары күз яше аша тыңлады. Балачакларының, яшьлекләренең авыр, хәсрәтле мизгелләре күз алдына килеп, хатирәләре яңаргандыр... Шуңа да беравыздан теләк телиләр бит: "Балалар, оныкларыбызга сугыш ачысын күрергә язмасын берүк!.."
Авылдашлары, "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин, 9 май бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады:
- Бу көн безгә, яшь буынга, үткәнебезне, ветераннарыбызны искә төшерү белән беррәттән, гыйбрәт бирү өчен дә кирәк. Аяз күк йөзенең, тыныч таңнарның, кояшлы иртәләрнең кадерен белергә кирәклеген онытмасак иде! Кадерле ветераннарыбыз алдында баш иябез, - диде ул.



Бәйрәм уңаеннан Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сафин, Иске Чәчкаб төп мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов һәм авылның ветераннар Советын җитәкләүче Галимулла ага Хуҗин да чыгыш ясады. Бүген олыларның гына түгел, балаларның да күзләренә уйчанлык күренә. Һәркемнең гаиләсендә сугыш хатирәләре яши, Хәтер яши...



...Кем ничектер, ә мин Җиңү көнен мәрхүм Галимулла бабаемны уйлап үткәрәм. Үзен күреп белмим, мин дөньяга килергә бик күп еллар элгәре бакыйлыкка күчкән ул. Йөзен дә, иске фотолардан күреп, чама белән генә төсмерлим. Бөек Ватан сугышында алган яралары аның гомерен кыскарткан, күпсанлы оныкларын, оныкчыкларын күрүдән мәхрүм иткән. Югыйсә, минем бабам да бүген бәйрәм митингына барыр иде, мин, аның оныгы, ихлас рәхмәтемне әйтеп, чәчәк бирер идем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабта Җиңү бәйрәмендә ике ветеран катнашты