Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбит авылы сайлаучылары беренче тапкыр яңа ачылган күпфункцияле үзәктә сайлады

"Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары сайлау барышы белән танышуны район үзәгеннән иң ерак урнашкан, Чувашия белән чиктәш Иске Тәрбит авылыннан башлады. Әлеге участокка килеп җиткәндә сәгать әле сигезенче ун минутлар тирәсе генә иде.

Шушы кыска гына вакыт эчендә 15 сайлаучы үз тавышын бирергә өлгергән иде инде. Сайлаучылар арасында Иске Тәрбиттәге янгын сүндерү посты егетләре дә шактый күренә. Формадан булгач, башкалардан әллә каян аерылып торалар. Халык иминлеге сагында торучылар- Николай Трофимов, Владислав Васильев, Евгений Тякмяков, Радик Давыдовлар, сайладылар да эш урыннарына ашыктылар. Алар артынннан ук сайлау участогына килгән олырак кына яшьтәге абый Иван Шоркин булып чыкты. Электрон сайлау комплексында тавыш биргәннән соң, коммиссия кызлары янына килеп, фикерләрен дә әйтеп китте ул:

-Безнең Татарстанда беркайчан да Украина кебек булмасын. Тыныч яшәүләргә ни җитә!

Ирле-хатынлы пенсионерлар Людмила белән Петр Башуриннар да фикерләре белән уртаклашты.

-Без иртәгә Казандагы шифаханәләрнең берсенә ял итәргә китәбез. Алданрак та китәргә мөмкинлегебез бар иде, әмма юлга сайлаудан соң гына кузгалырга булдык. Район башлыгы Альберт Рәхмәтулинның кайгыртуын даими тоеп яшибез. Мәңге онытылмаслык кайгылар кичердек бит, үзегез беләсез. Әле агрофирмада эшәгән чагында да гел хәлебезне белешеп, ярдәм кулын сузып тоды. Рәхмәт аңа. "Сайлауга да көтеп калабыз",- дип телләп әйтте бит, ничек аның сүзләрен аяк астына таптыйсың инде,- диде Людмила апа.

Халыкның кәфе яхшы, бәйрәмчә. Сайлау участогына килер керүгә, андагы матурлыкка таң калалар. Сайлау беренче тапкыр әле яңа гына ачылган күпфункцияле үзәктә уза бит.

-Мондый клубны да күрер көннәребез бар икән. Бигрәк матур итеп төзегәннәр. Әй тормышлар матур да соң хәзер. Кызганыч, гомеркәйләр геә узып бара,- диде 81 яшендә дә сыерын үзе савучы Зоя Никитина.

Иске Тәрбит сайлау участогында сайлаулар электрон юл белән бара. Заман техникасыннан өлкәннәр бер дә югалып калмый, яшьләр турында әйтәсе дә түгел. Студентлар- Марина Егорова, Константин Демьянов, Руслан Тимофеев кебек әле беренче генә тапкыр сайлаучылар андый аппаратлар белән "син" дип кенә эшли. Сайлау комиссиясе әгъзасы, агрофирма шоферы Вадим Зайцев электрон комплекс өчен җаваплы. Казанда да Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укуларда шуның буенча укып кайткан.

-Миңа узган сайлауларда биредә электрон комплекс өчен җаваплы Виктор Яковлевның ярдәме зур булды. Ул үзе Мәлкидән, безнең авыл мәктәбендә химия укыта,- диде Вадим.

Аның каршысындага таблода штрих-кодлы карточканың ничә кешегә бирелгәнлеге, тавыш бирүдә ничә кеше катнашуы автоматик рәвештә чыгып бара. Ә штрих-код һәр сайлаучыга бирелә.

Сайлау комисиясе рәисе Римма Васильева безгә укытучы буларак таныш.

-Сайлау комиссиясе әгъзасы булып шактый еллар эшләсәм дә, дулкынлану бар. Безгә зур җаваплылык йөкләнгән,- диде ул.

- Ә минем комиссиядә эшли башлавыма 20 елдан артык инде,- дип сүзгә кушылды Любовь Русова.- Ираида Сергеева да шундый зур стажлы.- Әле бүген дә сайлауларның иртәнге сәгать алтыдан башланып, төнге уникедә генә беткән чакларын искә төшереп утырдык. Арада сайлау бетәргә биш минут кала килүчеләр дә була иде.

Әлеге сайлау участогында барлыгы 395 сайлаучы. Без киткәндә аларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылы сайлаучылары беренче тапкыр яңа ачылган күпфункцияле үзәктә сайлады