Иске Тәрбиттә “Авыл клублары” программасы нигезендә күпфункцияле үзәк төзиләр
Иске Тәрбит авылындагы клуб төзелеше белән танышырга баргач, безнең янга шушы авылдагы популяр "Сәүдияр" керәшен фольклор ансамбле җырчылары да килде. Кама Тамагына бәйгегә барырга репетициягә җыелган булганнар икән, иске клуб тәрәзәсеннән күреп алганнар да, безнең янга чыкканнар.
"Авыл клублары" республика программасы нигезендә авылларында күпфункцияле үзәк төзелә башлауга алардан да күбрәк шатланучы булдымы икән!? Укытучылар тәкъдиме белән утыз ел элек оешкан бу фольклор ансамбльнең даны еракларга таралган. Сабан туйлар алардан башка узмый, Мамадыштагы Питраудада да һәр елны гөрләтеп җырлап-биеп кайталар, авыл, районда гына түгел, Казан сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясыйлар.
- Безнең үз клубыбыз күптән юк иде инде. Элеккеге иске мәктәп ашханәсе клуб ролен үтәде. Салкын, шартлары булмауга да карамастан, сылтау эзләмәдек, клубыбыз гөрләп торды. Бездә сәнгатьне яраталар, халык клубка күп йөри, әмма урын кечкенә булгач, барысы да сыеша алмаган чаклар да булды. Менә яңа бина төзелеп беткәч, рәхәтләнеп иркендә чыгыш ясарбыз әле. Лаеклы ялга чыккач та ике ел клуб мөдире булдым, былтыр эштән туктадым, әмма ансамбль белән җитәкчелек итәм әле. Яңа клуб төзелеше өчен район, Татарстан җитәкчелегенә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Михаил Герасимов.
- Хәзерге мәктәп янында элек ике катлы чиркәү бар иде. Совет чорында аны клуб итеп үзгәрттеләр.
Почта бүлеге дә, колхоз бригадиры бүлмәсе дә, авыл китапханәсе дә шунда булды, - дип сүзгә кушылды Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Анатолий Васильев. - 1972 елда агачтан яңа клуб өлгерттеләр, әмма ул халыкка 31 ел хезмәт иткәннән соң, 2003 елның 9 гыйнвары төнендә янып китте. Бәхеткә, шул елның 1 сентябрендә бездә яңа мәктәп ачылды. Йөз елдан артык тарихы булган мәктәпкә яңа бина бик кирәк иде. Михаил Герасимов әйтеп узганча, элеккеге ашханәбез клубка әйләнде.
Күрше Мәлки авылындагы күпфункцияле үзәктә чыгыш ясаган саен андагы шартларга сокланып туймаган "Сәүдияр" ансамбле җырчылары гына түгел, бөтен авыл халкы көткән төзелеш бу. Авыл җирлеге җыелышларында, бездә кайчан клуб төзелә, дип район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итмичә калганнары юк иде. Ә бу юлы февральдә узган җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өздереп әйтте: быел 1 сентябрьдә сездә яңа үзәк файдалануга тапшырылачак! Әйткән сүзе аткан уктай булды: февральнең соңгы көнендә төзелеш материаллары кайтара да башладылар. Ничә еллар буена "булыр", "булыр", дигән коры вәгъдәләрдән туйган Иске Тәрбит авылы халкы шул вакытта гына күңеленә тынычлык алгандыр, мөгаен. Мартта булачак мәдәни үзәкнең беренче нигез ташлары салынды. Төзелеш бригадасы ике атна элек стеналарын өя башлады.
- Төзүчеләр эшне тиз тота. Апрель-май айларында юл өзеклеге буласын исәпкә алып, җитәрлек күләмдә төзелеш материаллары ташып куйдылар. Хәзер төзелешне тоткарлыксыз алып барырга була, - диде Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев.
- Яңа күпфункцияле үзәк ике йөз урынга исәпләнгән. Авыл җирлеге, авыл китапханәсе дә шунда булачак. Проект буенча клуб янында автомобильләр кую урыны, Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә куелган һәйкәл дә булачак. Үзәкне вакытында өлгертергә сүз бирәбез. Максатыбыз аны сыйфатлы итеп төзү, - ди төзүчеләр.
Россия күләмендә игълан ителгән Мәдәният елында төзелә башлаган бу үзәк иске клубтан ерак түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев