Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Тәрбиттә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы үтте

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы кысаларында 28 августта Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәктәпләре укытучылары катнашында ярышлар үтте.

Укытучылар спортның 100 метрга йөгерү, аркан тартышу, биеклеккә, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, кул көрәштерү, бадминтон төрләрендә көч сынашты. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән бу ярышта районның иң көчле спортчылары ачыкланды. 29 августта укытучылар Янтик районындагы бассейнда йөзү буенча ярышта катнашта. Бу ярыш шулай ук республика күләмендә үткәреләчәк спартакиадага иң көчле спортчыларны сайлап алу максатында узды.

Бу хакта газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы үтте

2
X