Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Искечә Яңа ел

2101 елдан искечә Яңа елны 14 гыйнварда бәйрәм итәчәкләр. Чөнки, "Ватаным Татарстан" газетасы язганча, искечә Яңа ел бәйрәме юлиан һәм григориан календарьлары арасында аерма булу сәбәпле килеп чыккан. Бүген ул 13 көн тәшкил итә. Тик гасыр саен әлеге аерма арта бара. Һәм 2100 елның 1 мартына ул 14 көнгә җитәчәк....

Районның төп Чыршысы янына кайбычлылар искечә Яңа елны каршы алу бәйрәменә җыелды. Дөрес, Яңа ел алды көннәрендә биредә узган бәйрәмнәрдә халык күбрәк иде. Әмма бәйрәм барыбер күңелле узды. Балалар белән бергә өлкән яшьтәгеләр дә маур итеп бизәлгән чыршы тирәли әйләнде, җырлап-биеп күңел ачты. Кыш бабай белән Кар кызы төрле уеннар да уйлап килгән, анда катнашып, җитезлек күрсәтүчеләргә бүләкләр дә бирделәр. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллина район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бар халыкны бәйрәм белән котлады, бу елда барыбызга да уңышлар, ил-көнебезгә тынычлык теләде.

Шәхси эшмәкәр Фәнис Камалиев кул астында эшләүчеләр шашлык, кайнар чәй белән сәүдә итте. Бәйрәмгә "Олимп" спорт комплексыннан "Аргамак" кушаматлы пони да килгән иде. Биредә чабышкы атларны караучы Биектау егете Рамил Хисмәтуллин карамагындагы понида Кайбычның булачак җайдаклары, берәм-берәм, мәйдан әйләнде. Ә икенче елга Елан елын Ат елы алыштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Искечә Яңа ел