Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ислам динен кабул иткән көн

Изге Болгарстанның Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлау белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән күренекле тарихи вакыйга - Идел Болгарстанының Ис­лам динен кабул иткән көне белән тәбрик итәм.

Ислам Россия халыкларының рухи тормышында күп гасырлар буена мө­һим роль уйнады. Исламның формалашуында һәм үсешендә 922 елда аны Идел Болгарстанының ирекле рәвештә кабул итүе мөһим адым булып тора. Бу төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә куәтле этәргеч бирә һәм алдынгы рухи үзәк­ләрнең берсенә әверелдерә.

Гасырлар дәвамында Ислам дине гомумкешелек кыйммәтләрен, гуманизм идеяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә яшәү­че төрле халыкларның үзара тату хезмәттәшлегенең барлыкка килүендә әйдәүче факторлардан булды.

Бүген республика уникаль дини традицияләргә ия, алар халкыбызның бай рухи мирасын, тарихын, телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үсте­рүгә ярдәм итә. Башка конфессия вәкилләре белән бергәләп, Татарстан мөселманнары рухи чыганакларыбызны яңартуда актив катнаша. Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шә­һәрен торгызу буенча киң колачлы эшнең җәмгыятебезнең барлык вәкилләре катнашында тормышка ашырылуы бик сөенечле.

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү рухи-әхлакый, дини кыйм­мәтләргә таянучы күркәм традициягә нигез салыр, республикабызда милләтара һәм динара дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәр, дип ышанам.

Барыгызга да ихластан күңел тынычлыгы, бәхет һәм уңышлар телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Болгарстан Ислам динен кабул иткән көн Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов

2
X