Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев Кайбыч халкына вәгазь сөйләде

Мәүлид ае уңаеннан районыбыз авылларында хәйрия ашлары, вәгазь кичәләре үткәрелде.

Олы Кайбыч мәдәният йортында үткән вәгазь кичәсендә төрле авыллардан да халык күп килгән иде. Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев катнашында узган бу кичә Коръән сүрәләре укудан башланып китте. Мөхәммәт пәй­гамбәрнең тормышы турында сөйлә­гәннән соң, мөнәҗәтләр әйттеләр.

- Вәгазь кичәсен халык көтеп ала, шуңа да аны һәр айның соңгы җомгасында үткәрергә кирәк, - дигән фикерен әйтте район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин.

Бу көнне Мөхәммәт пәй­гамбәр тормышы турында газета аша игълан ителгән бәйгегә дә йомгак ясалды. Җиңүче - Олы Кайбычтан Сания апа Хәй­руллинага махсус бү­ләк тапшырылды.

- Бүгенге вәгазь кичәсендә үзебез өчен бай мәгълүмат алдык. Динебезнең тәрбияви роле чыннан да зур. Безнең өчен иң мөһиме - халыклар дуслыгы, экстремистик низагларга юл куймау, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучысы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев Кайбыч халкын...