Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изге бәйрәм котлы булсын!

7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләрен юллый. Анда болай диелә:

"Сезне ихлас күңелемнән бөек дини бәйрәм - Раштуа - Христос туган көн белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмдә, югарыдан иңдерелгән җиһан көзгесендәге кебек үк, кешеләр яшәешенең иң күркәм яклары: камиллеккә омтылыш һәм Ана булу батырлыгы, якыннарыбызга мәхәббәт һәм югары әхлакый идеалларга ышану чагылыш таба. Христос туган көн бәйрәменең исемендә үк хәзерге болгавыр заманнарда аеруча зарури булган күңел пакьлегенә һәм шәфкатьлелеккә, мәрхәмәткә чакыру яңгырый.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, игелекнең һәм гаделлекнең мәңгелек көченә какшамас ышаныч телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раштуа бәйрәме