Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрларны үстерү буенча семинар уза

Бу минутларда Олы Кайбыч мәдәният йортында "Ак Барс" холдингы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә персоналны үстерү" темасына багышланган семинар-киңәшмә үтә.

Семинар эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге начальнигы Алмаз Кашапов,

персонал, холдингның генераль директорының реклама һәм тышкы икътисад эшчәнлеге буенча урынбасары Елена Алешина, агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Николай Титов, персонал буенча департамент белгечләре, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Заволжье", "Гөбенә" һәм "Алтын кырлар" җәмгыятьләре җитәкчеләре Айрат Фатыйхов, Юрий Осипов белән Рамил Каюмов, агрохолдинг канаты астында эшләүче республика агрофирмаларының җитәкчеләре һәм кадрлар бүлеге начальниклары катнаша.

Сәгать 11гә кадәр Питрәч һәм Әгерҗе районнары агрофирмалары һәм "Заволжье" җәмгыятьләре мисалында персонал белән эшләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студентларын эш белән тәэмин итү турында да сүз алып барылды.

Семинар кунаклары, төркемнәргә бүленеп, күптөрле мәсьәләләрдән чыгу юлларын эзләде, ахырдан барысын да уртага салып сөйләштеләр. Хәзерге вакытта персонал буенча департамент белгечләре хезмәт законнарын үтәмәгән өчен каралган санкцияләр, хезмәт кенәгәләре алып баруның мөһимлеге, сайтларның мәгълүмати контентын формалаштыру һәм "Ак Барс" холдингының профсоюзын булдыру турында чыгышларын тәмамлый. Соңрак семинарда катнашучылар "Заволжье" җәмгыятенә юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч семинаркиңәшмә