Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Камиллеккә омтылабыз” дип исемләнгән фестиваль белән Кайбыч районында инвалидлар ункөнлегенә нокта куйды

"Камиллеккә омтылабыз" дип исемләнгән фестиваль район Советының актлар залына физик мөмкинлекләре чикле булучыларны үзенә җыйды һәм шуның белән инвалидлар ункөнлегенә нокта куйды. Башта иртәнге сәгать унда башланып киткән спартакиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Залда мәктәпләрдә белем алучылар, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче­ләр­нең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Фестивальне алып баручылар - "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм Алсинә Әскәрова, залда утыручылар арасында, физик мөмкинлекләре чикле булуга да карамастан, производствода нәтиҗәле эшләүчеләр дә утыруын әйтеп узды. Зур Подберезье һәм Федоровское авыл җирлекләре башлыклары Станислав Кириллов белән Илдар Сәлахов, Олы Кайбычтан Алинә Хәйретдинова, Пенсия фонды идарәсе белгече Марат Вәлиев һәм башкалар - әнә шундыйлардан.

Тормышны яраталар, сәләтле булуларына сок­ланып туя алмаслык- Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр адресына әнә шундый мактау сүзләре еш яңгырады. Раиса Емелеева үзе язган шигырьләрне укыды, Гариф Әдиятов халык җырларын оста итеп башкарды. Тумышы белән Чувашиядән булып, озак еллар буена Олы Кайбычта гомер кичерүче Вәсилә апа Сәлахиева да, күзләрем начар күрә, дип уфтанмый.

Чуваш халкының җырын бүләк иткәннән соң, тамашачыларга:

- Күзем сукырайгач, бик кайгырган идем. Ә хәзер уйлыйм, сукыраймасам, мин гарәпчә өйрәнә, ислам, Коръән дөньясын ача алыр идемме икән? Барысы да Ходай кушуы буенча эшләнә, - диде.

Сәхнәгә физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны да чакырдылар. Алар да җыр-биюгә, шигырь сөйләргә оста булуларын күрсәтте. "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Биш яшемә кадәр мин дә инвалид идем- йөри алмадым. Ике кызымны тапкач та сәламәтлегемдә бераз тайпылышлар булды... Бүген моңа ышанасы да килми. Сез дә беркайчан да күңелегезне төшермәгез, һәрвакыт көчле булып калыгыз, - диде ул.

Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да тантана кунакларына җырларын бүләк итте һәм, өмет, кайгыртучанлык символы буларак, төрле төстәге шарлар таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Камиллеккә омтылабыз” дип исемләнгән фестиваль белән Кайбыч районында инвалидлар ункөнлегенә нокта...