Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Камилләшү өчен шартлар җитәрлек

Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр - XXI гасырда дөньяга килгән балалар. Алар - элеккедән килгән күркәм традицияләрне бүгенге заман таләпләренә яраклаштыручы буын.

Укучылар мәктәптә үз мөмкинлекләрен ачып, конкурентлыкка сәләтле шәхес булып формалашсын өчен федераль дәү­ләт мәгариф стандартларына нигезләнгән укыту программалары ярдәмгә килә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтүенчә, әлеге стандартлар буенча эшләүгә, беренче чиратта, "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проектында катнашучы мәк­тәпләр һәм педагоглар җәлеп ителде. Әлеге проект һәм 2010-2015 елларга республикада "Килә­чәк" мәгарифне үстерү стратегиясе ярдәмендә районыбыздагы мәгариф учреждениеләренә заманча җиһазлар кайтартылды, укытучыларга грантлар алу мөмкинлеге ачылды, мәгариф хезмәткәрләренең эш сыйфатын бәяләүче яңа механизмнар эшли башлады, "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" системасы уңышлы эшли, заман таләпләренә туры килгән шартларда белем алучы, спорт-сәламәтләндерү проектларында катнашучы укучыларның са­ны артты.

Гомуми мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру белән беррәттән, сәләтле балаларны эзләп табу һәм аларга ярдәм итү системасы да эшләнде. Мәгариф бүлеге начальнигының август конференциясендә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, иҗа­ди мохит тудырылган гомумбелем бирү учреждениеләрендә шәхескә камилләшү өчен шартлар җитәрлек.

2011-2012 нче уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабында 8-11 сыйныфта укучы 553 бала катнашкан, аларның 17се җиңүгә ирешкән, 35е призлы урыннар яулаган. Олимпиадалар үткәрү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең күплеге белән Олы Кайбыч, Федоровское, Ис­ке Тәрбит, Зур Подберезье мәктәпләре лаеклы рә­вештә мактана ала. 31 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында һәм Республика фән олимпиадаларында катнашу хокукы алды, әмма, ни кызганыч, соңгы 5 елда Бө­тенроссия фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларыбыз булмады. Илдар Шакиров муниципаль мәгариф системасының төп ресурсы кадрлар булуын да билгеләп узды. 2011 елда 34 педагог лидер-укытучыларның финанс хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән "Безнең иң яхшы укытучы" конкурсында җиңүгә иреште. 2012 елда әлеге грантны алу өчен конкурста 60 укытучы катнашырга те­ләк белдерде. Мәктәп инфраструктурасы да үз­гә­реш кичерә. Зур Подберезье, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәп­лә­рендә, Мәлки төп мәктәбендә, Кайбыч балалар сәнгать мәктә­бендә, Олы Кайбычтагы "Миләш­кәй" балалар бакчасында капиталь төзекләндерү алып барылды. Ул чыгымнар ки­ләчәктә үзен аклаячак, билгеле. Ник дигәндә, укучыларга белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру мәктәп­ләрне белеем һәм тәрбия учагы итеп кенә калмыйча, спорт-сәламәтләндерү, иҗат бе­лән шөгыль­ләнү, үз мөмкинлекләрен тулысы белән эшкә җигү урыны да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты

2
X