Кайбыч аграрийлары саранчаларга каршы көрәшә
Бу зарарлы корткычның үзен күргәнем булмаса да, "Саранча кебек килеп ябырылды", дип әйтүләрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, бик куркыныч бөҗәк икән ул, үсемлекләрне, иген кырларын, күпьеллыкларны, яшелчәләрне тамыры белән юк итәргә сәләтле, ди.
Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров Зур Подберезьеда барлык хуҗалыкларның баш агрономнары катнашында саранча буенча үткәргән киңәшмәдә сөйләде.
Гадәттә, киңәшмә буласын алдан хәбәр итеп куйсалар, бу юлы ашыгыч рәвештә җыелдылар. Сәбәбе дә җитди - Татарстанның көнчыгышында урнашкан Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт кебек 20 районда саранча табылган. Өстәвенә, Италия саранчасы личинкаларына да тап булганнар. Алар көн саен үз авырлыкларыннан өч тапкырга артыграк үсемлек белән туклана. Организмы ашаган ризыгының биш кенә процентын үзләштерә, шуңа да ул гел ач икән. Корылыклы ел әнә шулай саранчасы белән дә сынарга булган безне. Алар җылы ярата, 2-3 ел рәттән ел яңгырсыз килсә, күпләп үрчиләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында шушы көнне узган видеокиңәшмәдә дә бөтен районнарда да саранчага каршы саклык чаралары күрү хакында сүз алып барылган. Районның баш аграрие агрономнарны видеокиңәшмәдә куелган таләпләр белән таныштырды. Бездә саранчаның таралуына юл куймау максатында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров җитәкчелегендә оператив штаб төзелде. Мондый штаб һәр хуҗалыкта оештырыла. Басу-кырларны көн саен тикшереп чыгуның көндәлек эшкә әйләнергә тиешлегенә кат-кат басым ясалды. Саранчага тап булган очракта тиз арада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Саранчалы иген басуларын химик юл белән эшкәртү өчен тотылган чыгымнарның зур өлешен министрлык күтәрә. Авыл кешеләреннән дә игътибарлылык сорала. Печән чапканда, җиләк җыйганда саранчага тап булсагыз, авыл җирлегенә җиткерегез. Ул сазлыклы, камышлы урыннарны, эшкәртелмичә калган кырларны ярата. Әлеге корткыч тышкы кыяфәте белән чикерткәгә дә охшаш: чикерткәнең мыегы гәүдәсеннән озынрак, саранчаныкы кыскарак. Агрономнарның саранча турында ишеткәне бармы икән соң?
- Казан аграр университетында укыганда авыл хуҗалыгы тармагына зыян китерүче корткыч бөҗәкләр турында лекцияләр тыңладык. Саранча - игенчелекнең дошманы ул. Кырларда иген өлгереп килә, безнең бурыч - аларны югалтуларсыз җыеп алу, - диде "Заволжье" җәмгыятеннән Илнур Сәлахов.
- Мин үзем Тәтеш районыннан. Бездә Сөендек авылы янында инде күптән саранча булган, аларның өере юк ителгән урынның кайда икәнлеге дә мәгълүм, - дип сүзгә кушылды "Подберезье" агрофирмасыннан Алексей Абмаев.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова, саранчаның хәзер иң актив үрчү чорында икәнлегенә тукталып, агрономнарга министрлыктан корткычка бәйле рәвештә җибәрелгән күрсәтмәләрне таратып чыкты. Кыскасы, бу куркыныч бөҗәкне безнең җирлектә булдырмау - аграрийлар алдына куелган төп бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев