Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч авыл җирлекләрендә үзара түләү кертү буенча җирле референдумнар дәвам итә

Узган атнаның якшәмбесендә Хуҗа Хәсән һәм Ябалак авыл җирлекләрендә үзара түләү кертү буенча җирле референдум үткәрелде.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина редакциягә сайлау нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ябалакта узган референдумда җирлектә яшәүче 641 сайлаучының 591е референдумга килгән һәм 559ы үзара салым җыюга ризалыгын биргән. Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә референдумда 680 сайлаучының 647се катнашкан, аларның 644 е "риза" дип җавап биргән. Референдумда катнашучыларның 50 проценттан артыгы үзара салым җыюга ризалык биргән очракта үзара салым җыела. Халыктан 2014 елда бер тапкыр җыела торган акча авыл җирлекләрендәге социаль яктан мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен тотыла. Референдум хакында муниципаль район сайтының ( www. kaybici. tatarstan. ru.) территориаль сайлау комиссиясе бүлегендә тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч авыл җирлекләрендә үзара түләү кертү буенча җирле референдумнар дәвам итә