Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч хоккейчылары иң көчле командалар белән генә уйный

"Кайбыч" боз мәйданында безнең хоккейчылар Казан шәһәренең "АЗС-Центр" хоккей командасы белән уйнады. Кайбыч командасының алыштыргысыз капитаны, тренер-уенчысы Илдус Вәлиуллин, "АЗС- Центр" командасыныкы - якташыбыз Радик Җамалетдинов.

Уенның беренче минутларында ук Кайбыч командасының иң оста уенчысы Фәнил Миңнуллин исәпне ачты. Бу кунакларның ачуын китерде булса кирәк, Дмитрий Киринков белән Илнур Фәтхуллин кайбычлылар капкасына бер-бер артлы ике алка кертте.

Уенның икенче периоды башында ук Илдус Вәлиуллин исәпне тигезләде. Остазлары керткән алка безнекеләрне тагын да җилкендереп җибәрде, Илдар Насыйбуллин һәм Илгиз Вәлиуллин бер-бер артлы көндәшләре капкасына ике алка керттеләр 4:2.

Өченче периодта уен тагын да кискенләшә барды. "АЗС-Центр" командасы уенчысы Камил Сафин исәпне кыскартты 4: 3. Аңа җавап итеп кайбычлылардан Илдар Насыйбуллин чираттагы алканы кертте. Кунаклардан Илнур Садыйков бер-бер артлы ике алка кертеп, үз командасын алга чыгарды 6:5. Кызганычка каршы, кайбычлылар бу уенда оттырды.

Кайбыч командасы капкасын Илнар Якупов һәм Азат Хәбибуллин саклады. Кунаклар капкасында Айрат Хәмидуллин, Всеволод Сальников һәм Роман Домоладов торды.

- Спорт, спорт инде ул, анда көчлерәкләр җиңүгә ирешә. Димәк, безнең командага уенны анализлап, нинди хаталар җибәрелгәнен, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген ачыклыйсы була. Шулай да, дуслык җиңде дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Кунакларга, безнең чакыруны кабул итеп, уенда катнашканнары өчен рәхмәт. Яңа елда барыгызга да яңа уңышлар, яңа җиңүләр телим, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, уен азагында командаларга бүләкләр тапшырганда.

Рафис Ильясов ярыш барышында ачыкланган иң яхшы уенчыларны игълан итте. Ярышта иң яхшы капкачы - Илнар Якупов, иң яхшы хөҗүмче - Руслан Җамалетдинов (Кайбыч), иң яхшы хөҗүмче - Евгений Петров ("АЗС-Центр"). Район башлыгы аларга Мактау кәгазьләре, истәлекле статуэткалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч хоккейчылары иң көчле командалар белән генә уйный

2
X