Кайбыч хокук саклау органнары җитәкчеләре өчен идеаль хатын-кыз кем ул?
Редакциябездә ду килеп 8 март бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр. Бүген һәр бүлмәдә бәйрәм рухы тантана итә. Тәрәзә төпләрендәге гөлләребез дә кояшкайга үрелә-үрелә елмая. Кәефләре күтәренке. Шаярасы, шаяртасы килә. "Кайбыч таңнары"ның бәйрәм санын ничегрәк эшләргә икән, дип киңәшергә җыйналган летучкабыз да шул рухта узды. Башыбызны башка көннәргә караганда ныграк эшләтеп, фантазиябезне...
Әнә шулай һәр уйны, һәр тәкъдимне, һәр фантазияне, язмаларны "иләк" аша уздырып, иң-иңнәрен "сөзеп" алып кына газетабыз битләренә урнаштырырга булдык.
Һәркайсыбыз үз эшенә кереште. Эзләнә, уйлый, телефонына тынгы бирми, кемнәрдер белән сөйләшә, очрашу билгели, аннары яза, сыза, тагын яза... Мин исә көчле затларыбыз арасында сораштыру үткәрергә булдым. Ә беләсезме кемнәрдән? Соравым белән районыбызның хокук саклау органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итим әле. Тыштан кырыс күренүче әлеге әфәнделәрнең күңел кылларын чиртеп карыйк бераз. Алар күзлегеннән караганда, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән гүзәл затлар?
Марат Нәҗиев, район җәмәгать судьясы:
-Мәшһүр урыс язучысы сүзләре белән әйткәндә, хатын-кызда барысы да гүзәл булырга тиеш: үзе дә, киеме дә, күңеле дә. Һәм минем тышкы гүзәллеккә басым ясап әйтәсем дә килми. Чөнки кайбер хатын-кызлардан, никадәрле чибәр булсалар да, салкынлык бөркелеп тора сыман. Рухи дөньясы матур кеше белән генә аралашу рәхәт бит. Гомумән, ир-ат белән хатын-кыз арасында бер-береңне аңлау кирәк. Кайбер ирләр, хатын-кызлар безне аңларга тиеш дигән, берьяклы караш белән генә яшәргә күнеккән. Ләкин бу ялгыш фикер. Чөнки гүзәл затларыбызның да күңел дөньялары бар һәм без - ир-атлар шул серле дөньяда нинди хисләр яшәгәнен, кадерлеләребезнең йөрәк кичерешләрен бераз гына булса да аңларга өйрәнсәк, аларга һәрьяклап терәк булсак иде. Тормыш иптәшем Лилиягә бик тә рәхмәтлемен. Терәгем дә, киңәшчем дә ул, гаиләбез учагын саклаучы. Минем өчен идеаль хатын-кыз - Лилиям.
Илфар Баһавиев, район суды судьясы:
- Мин, иң беренче чиратта, хатын-кыздагы сабырлык сыйфатын хөрмәт итәм. Идеаль хатын-кыз дип тә бәлки шундыйлар хакында әйтер идем. Гүзәл затларыбыз шул ук вакытта бала җанлы, гаилә җанлы, итәгатьле булырга тиеш. Чөнки алар әниләр, я булачак әниләр. Балаларны тәрбияләү дә иң элек алар иңнәренә төшә. Тагынмы... Тагын... Һәрчак матур булырга тиешләр. Чөнки гүзәллекне һәркем ярата.
Руслан Заһретдинов, район прокуроры:
- Хатын-кызны уңган булырга тиеш дияргә яратабыз бит. Әйе, бу шулай. Минем өчен, мәсәлән, өйнең чиста, тәртиптә булуы мөһим. Чөнки эштән арып кайткач, һәр тарафыннан якты нур, җылылык бөркелеп торган өйдә җан да ял итә. Димәк, хатын-кыз чисталыкны да кайгыртучы. Ашарга да тәмле әзерли белсен ул. Өйдә пешкән ризыкны кибеттә сатылучы пилмәннәр берничек тә алыштыра алмый инде! Килгән кунакларны, иренең туганнарын якты йөз, баллы сүз белән каршы алып, тәмле сый белән кунак итеп озату да гаилә учагын саклаучы хатын-кызларыбызның бурычы. Иң мөһиме - үзләренең хатын-кыз икәнлекләрен онытмасыннар иде. Без - ир-атлар күзлегеннән алар һәрвакыт һәм һәрьяклап матур булырга тиешләр. "И, чит кеше юк бит әле", дип, өйдә ире, балалары алдында үзен-үзе карамыйча, халат белән генә йөргән хатын-кызларны һич аңламыйм. Ир дә кеше бит, аның да күзләре бар. Ә балалар әниләреннән үрнәк алып үсә.
Рушан Хуҗин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:
- Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы зат. Гаиләсенә тугрылык саклау, кайгыртучанлык күрсәтү, аш-суга осталык - аларга хас булырга тиешле мөһим сыйфатлар. Һәр хатын-кыз үзен матур йөртергә, белемен арттыру өстендә эшләргә, әйләнә-тирәгә кызыксынуларын киңәйтергә, дөньяга аңлы карашта булырга тиеш. Ә эш урынында хатын-кыз аз сүзле, гадел булырга, үзенә йөкләнгән вазифаны төгәл үтәргә, хезмәтен яратырга тиеш, дип саныйм. Гомумән, ямьсез хатын-кыз булмый, дибез. Әмма шул матурлыгы усаллыгы артына күмелеп, әйләнә-тирәдәгеләргә сөйкемсез күренүчеләре дә бар араларында. Шуңа күрә дә хатын-кызларыбыз гади, сөйкемле, мәхәббәтле булсыннар һәм безнең өчен һәрвакыт сер булып калсыннар!
Әнә 7 яшьлек улым да үзенчә 8 март бәйрәменә әзерләнә. Әни, мин сиңа бәйрәмгә дип шигырь өйрәндем, ди. Сөйләп күрсәт әле, җимешем, тыңлыйсым килә бит, дип тел төбен тартып карыйм тегенең. Партизан, мин сиңа әйтим! Дәшми, оныттым бит әле, дип иңнәрен генә җыера. Бәй, алдан сөйләгәч нинди кызыгы калсын ди аның! Сабый акылы моны аңлый. Ә ул шигырьне әтисе дә яттан белә. Мин күрмәгәндә, ишетмәгәндә кабатлыйлар аны. 5 яшьлек кызыма да шигырь юллары өйрәтеп кайтарган тәрбияче апасы. Үзгәртә-үзгәртә, үз сүзләрен өсти-өсти ул да бәйрәмгә әзерләнә. Шулай миңа сюрприз ясарга тырышып йөргән көннәре. Әмирханым әтисенә "бәйрәмдә әнигә чәчәк алырга кирәк"леге хакында да үзе белгән мисаллар ярдәмендә аңлата: "Әни матур бит. Ул чәчәкләр ярата. Туган көнең җиткәч, сиңа да чәчәк бүләк итәрбез. Машина да". Алар шулай планнар кора, ә мин бәйрәм көнне әлеге "көтелмәгән" сюрпризларына каршы нинди бүләк әзерлим икән дип баш ватам. Кызым нечкә итеп киселгән өй токмачыннан аш ярата, улыма кәтлит белән бәрәңге кирәк, кыстыбый өчен хәтта "ура" сикерергә мөмкин, әтиләренең күңеленә исә үрдәк ите кушып пешерелгән мантый хуш киләчәк... Чәй янына әфлисун пирогы да булса, беләм, авызлары колакларына җитәчәк...
Әйтәм ич, ир-ат белән хатын-кыз хисләре, кичерешләре тәңгәл килерлек нокталар бар ул. Чыннан да бар! Шуларның берсе... Әйе, әйе, нәкъ менә 8 март. Бу көнне гүзәл затлар үзләрен чын хатын-кыз, ирләребез үзләрен чын ир-атлар итеп хис итә. Капма-каршылык бөтенлек белән урыннарын алмаша...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев