Кайбыч игенчеләре корылыкка каршы көрәшү ысулларын эзли
Һава торышының айдан артык коры, эссе торуы иген культураларын куркыныч астына куя. Уңышны саклап калу, кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы булдыру өчен районда ниләр эшләнә соң? Әлеге сорау белән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйровка мөрәҗәгать иттек.
- Яңгырлар булмау, челлә кызу уңыш файдасына эшләми, билгеле. Шуңа да игенчеләребез кул кушырып утырмый, уңышны саклап калу өчен барлык агротехник чараларны да эшкә җигәргә тырышалар. Мисал өчен, чүп үләннәренә каршы гербицид сиптергәндә үсемлекнең яфрагы аша тамырына үтеп кереп, дым саклауга этәргеч ясаучы препаратлар кушалар. Хәзерге вакытта район буенча барлык бөртекле культуралар тамырдан тыш тукландыру ысулы белән эшкәртелде һәм бу чара әле дә дәвам итә. Шул ук вакытта басулар чүп үләннәренә, төрле авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелде. Кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләүгә килгәндә, 10 июньгә барлыгы 52 тонна яфраказык, 900 тонна печән, 7 мең тонна сенаж салырга өлгердек. Күпьеллык үлән басуларының 3500 гектары беренче катка урылды. Бүгенге көндә район буенча 200 гә якын техника терлек азыгы хәзерләүдә эшли. Бу атнада районның әле бер, әле икенче төбәгендә яуган яңгырлар уңышны саклап калуга өмет уята. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә яңгырлар вәгъдә итә. Ходай кушса, икмәкле дә, азыклы да булырбыз, - диде безгә районның баш аграрие.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев