Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч кырларында үскән ашлыкны Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына озаталар

Икешәр арба таккан "КамАЗ"лар игенне бушатуга, биредә эшләүчеләр аның сыйфатлы булып саклануын кайгырта башлый.

Әнә җәйге кояш нурлары астында тагын да алтындай төскә кергән тау-тау ашлык өемнәре янында хатын-кызлар кайнаша. Танышабыз. Склад мөдире Алсу Шәйхетдинова, ашлык киптерү, складларга озату буенча җаваплы Резедә Җамалетднова, Тәнзилә Хикмәтуллина булып чыкты алар. Кәефләре шәп икәнлеге гел елмаеп сөйләшүләреннән сизелеп тора.

- Иписез табынны күз алдына да китереп булмый бит. Иртән торуга кулыбыз икмәккә сузыла. Шу­ңа да мин гел "үзебез өчен эшлибез", дип әй­тер­гә яратам. Миңа 61 яшь, күптән­нән лаеклы ялда булсам да, яраткан эшемнән ае­ры­ласым кил­ми әле. Әни­ем Сәү­дә­җи­һан да 20 елдан артык монда эшләде, - ди Тән­зилә апа.

- Минем Латыйп бабам да шушында склад мөдире булган, аннан соң әтием Барый 40 ел склад белән җитәкчелек итте, әнием Нурлизә дә кырык еллап мастер булды. Гаилә династиясе хәзер дә дәвам итә. Үзем биредә сигез ел лаборант булдым, соңгы өч елда складта эшлим. Әле мәктәптә укучы улым Газиз дә җәйгә монда урнашты. Ә техникумда укучы улым Адель быел агрофирмада комбайнчы ярдәмчесе - дип сүзгә кушылды Алсу ханым.

Резедә ханым да биредә яңа кеше түгел. Бу пред­прия­тиедә җиденче елын эшли.

- Мин дә шушы ашлык өеменә карыйм да: "Монда минем Алмаз суктырган икмәк тә бар бит", - дип горурланып куям.Ул быел беренче елын комбайнга утырды. Эштән кайткан саен кайсы басуда эшләве турында сораштырам. "Улым, бүген гел яхшы сыйфатлы иген кайтты, бәлки син суктыргансыңдыр әле аны", - дип үзем­чә күңелен кү­тәрәм. Ә ул: "Бездә барысы да шәп эшли," - дип җавап бирә.

Баш инженер Рәис Газизов әйтеп узганча, 2013 ел уңышын тиешенчә сак­­лау өчен биредә бө­тен шартлар да тудырылган. Тәүлек әйләнәсе эш оештырырга җитәрлек эш­­челәр тупланган. Хә­зер биредә "урак өсте". Киткәндә территориядә чәчәкләр үсүенә дә игътибар иттем. Матурлык бе­лән хезмәт батырлыгы янәшә йөри монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч кырлары Колаңгыдагы ашлык кабул итү пункты