Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч могҗизага күмелде

Яңа ел алды көннәрендә Кайбыч үзгәрде дә куйды: әйтерсең лә, әкият иле. Кая карама, җем-җем итеп утлар яна, кардан, боздан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары күзне иркәли, парк-урамнарны бизи.

Райондагы оешма-предприятиеләр, барлык авыл җирлекләре хезмәткәрләре бәйрәмгә әнә шулай иҗади якын килеп әзерләнә. Район башлыгы тарафыннан игълан ителгән бәйгедә җиңү омтылышы гына түгел бу, максатлары - бәйрәмне тагын да матуррак итү. Бездә балалар өчен бәйрәмнәр атна башында ук башланып китте. Аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид балалар, ятимнәр "Наз" хәйрия фонды чакыруы буенча Казанда бәйрәм итеп кайтты. Ә район мәктәпләренең яхшы укучы, олимпиадаларда, спорт ярышларында актив катнашучы укучылары Казанга Президент Чыршысына барды. Барлык авыллардагы мәдәният йортларында, клубларда да Яңа ел тамашасына әзерләнәләр. 28 декабрьдә район халкын бәйрәм белән муниципаль район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре котлый. Алар, эстафетаны дәвам итеп, Олы Кайбыч мәдәният йортында шоу-тамаша тәкъдим итәчәк. Репетицияләргә даими йөрүләре, җитәкчеләр һәм белгечләрнең төрле рольләргә керәчәге турында без дә ишеттек. Әмма моны барып күрергә кирәк! 30 декабрьдә ятимнәр, чит гаи­ләгә тәрбиягә алынган балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелә. Аларның барысын да муниципаль район башлыгы әзерләгән бүләкләр көтә. Бәйрәм чаралары укучыларның кышкы каникулларында да дәвам итә. 4 гыйнварда районның барлык уку алдынгылары, актив укучылары Чыршы бәйрәменә җы­ела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч могҗизага күмелде