Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч әниләре балаларын алыштырудан шикләнми

"Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән, тулгак газапларын татып, дөньяга китергән, беренче көннәрдә күз уңыннан җибәрергә куркып, сулышын санап торган газизләрдән-газиз баласының, көннәрдән бер көнне, үзенеке булмавын белгән ана нинди хисләр кичергән икән? Шундый хәлләр турында ишеткәннән соң үзеңне, туарга торган балаңны, я, ничекләр итеп табиблар кулына тапшырмак кирәк?"

Чаллыдагы бала ту-дыру йортлары-ның берсендә балалар алышынуга бәйле вакыйга турында бер анадан ишеткән идем бу фикерне. Балаларны үз әти-әниләренә кайтарып бирделәр, дип ышандырсалар да, бу хакта сөйләшүләрне ишетергә була әле. Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегенә барырга сәбәп әнә шулай барлыкка килде. Табиб, акушер-гинеколог Елена Кондратьева белән дә сүзне шул вакыйгадан башладык.

- Кемнедер гаепләр өчен, шушы очракны энәсеннән җебенә кадәр тикшерергә кирәк. Гаепне кемгәдер аударып калдыру җиңел ул... Шәһәрдәге бала тудыру йортларында берьюлы әллә ничә сабый дөньяга килә, әмма нарасыйларны бутау - бу инде җавапсызлыкның иң югары ноктасы, минемчә, - ди ул.

Бала тудыру бүлеген җитәкләүче Әлфия Төхвәтуллина да шул фикердә.

Әлбәттә, бала тудыру бүлегендә берьюлы берничә сабый туган вакытлар да булгалый икән. Әлегә бүлектә 19 ноябрьдә тәүге кызына якты дөньяны бүләк иткән Анна Матвеева гына ята. Анюта - быел Кайбычта туган 66нчы нарасыйның әнисе. Кызчыгы белән бер палатада ятучы яшь әни белән дә фикер алыштык.

- Беренче генә тапкыр тапсам да, курку булмады - табиблар бик әйбәт биредә, акушеркалар да ярдәм итә, күрсәтә, аңлата. Бик игътибарлылар, тудыру бүлеге тупсасын атлап кергәч үк, бөтен куркуларым, шикләрем юкка чыкты. Сабыем туган көннән үк бер дә аерылмыйбыз бит, гел янымда, - ул.

Елена Кондратьева әйтүенчә, хатын-кызлар консультациясенә килү белән үк булачак әнинең сәламәтлеге җитди күзәтү астына алына. Беренче тапкыр табибка йөклелек 12 атна булганчы ук килергә кирәк, дип аңлатты ул. 12 атна чагында Казандагы перинаталь үзәккә УЗИга юллама белән җибәрә­ләр. Гомумән, әлеге үзәктә хромосома авыруларын, яралгыга нинди дә булса куркыныч янау-янамавын ачыклыйлар. Беренче сабыйларын балигъ булганчы ук, яки, киресенчә, олыгаеп табучылар, хроник авырулылар, гомумән, бала тудыру авыр шартларда узачагы алдан билгеле булганда, я Яшел Үзәндәге бала тудыру йортына, я Казанга ук җибәрүләре ихтимал. Ни дисәң дә, анда җиһазлар да икенче, белгечләр дә күбрәк. Икенче тикшеренү перинаталь үзәктә 20-21 атна чагында, ә өченчесе 30-32 атналык йөклелек вакытында үткәрелә, анысын инде сырхауханә шартларында да узарга мөмкин.

Мөрәле авылында яшәүче Рушания Шәфыйкованың йөклелек срогы - 31 атна. Казаннан ике ел элек гаиләсе белән кайтып төпләнгән әни инде Ренат, Илдар, Шамил исемле улларына гомер биргән. Иптәше Илгиз белән кыз алып кайту турында хыялланалар. Моңарчы балаларын Казандагы бала тудыру йортларында тапкан.

- Монда миңа тынычрак та әле, бар игътибар миңа гына сыман, - дип көлә Рушания. - Беренчесен тапканчы гына куркыта, аннан тәртибен беләсең аның. Иң мөһиме - бала сау-сәламәт булсын иде. Алыштыру турында уй башыма да кереп караганы юк. Илдарыбызны тапкач, булды охшаш хәл. Ул көнне тудыручылар байтак иде, улымны, ялгышып, башка бүлеккә җибәргән булып чыктылар. Эзләттердем, таптырдым, үзеңнеке - үзәктә, бутау мөмкин түгел, - дип сөйләп бирде. Табиб Елена Кондратьева да Рушания кебек әниләрне үрнәк итеп куя. Юк-бар шикләр белән тынычсызланып, үзләрен үзләре үк куркытып бетергән аналар азмени?

Шиккә төшкән әти-әни­ләрне, әби-бабайларны тынычландырып шуны әйтә алам: Кайбыч сырхауханәсенең бала тудыру бүлегенә килсәгез, һич борчылмагыз: сез ышанычлы кулларда. Югыйсә, мине дә ак халат, бахил, маска киертеп кенә алып керделәр бүлеккә. Тәртип, чисталыктан бигрәк, монда һәр әнигә ихтирам, хөрмәт, ярату белән карауларын сиздем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч әниләре балаларын алыштырудан шикләнми