Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч прокуратурасы район авыл җирлекләренең эшчәнлеген җитди контрольгә алды

Кайбыч прокуратурасы район авыл җирлекләренең 2014-2016 елларга планлы бюджет турында карарлар кабул итү вакытында бюджет һәм салым законнарының үтәлешен бозу очракларын ачыклады.

Тикшерү күрсәткәнчә, бюджет турында карар кабул иткәндә, авыл җирлекләре, өстәмә керемне бүлү һәм карарны халык игътибарына җиткерү буенча законны бозганнар.

Моннан тыш, бюджет турындагы карарларда керем чыганагы буларак җыеп алыначак бердәм авыл хуҗалыгы салымының илле процент күләмендәге акчалар җирле бюджетта чагылдырылмаган.

Район прокуратурасы әлеге закон бозу очраклары хакындагы мәгълүматны бюджет турындагы карар проектын өйрәнгәндә үк җирлек башлыкларына җиткерде. Ләкин күрсәтмә үтәлмәде.

Бүгенге көндә уналты авыл җирлегенә, бюджет турындагы карарларын федераль законга тәңгәл китерүне таләп итеп, протестлар кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч прокуратурасы район авыл җирлекләренең эшчәнлеген җитди контроләгә алды