Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлавы

5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм. Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазифасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү. Максатыбыз - райондагы барлык мәктәпләрне саклап калу, тиешле шартлар тудыру. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының матди-техник базасын ныгыту, аларга капиталь ремонт үткәрү алга таба да дәвам итәчәк. Хөрмәтле укытучылар! Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, йокысыз төннәрегез, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Балаларыбыз, киләчәк буыныбыз аңлы, белемле, мәрхәмәтле булсын өчен куйган хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек һәм катлаулы, абруйлы хезмәтегездә уңышлар телим."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыкара укытучылар көне уңаеннан котлавы