Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч район китапханәсендә Ислам диненең террорчылыкка карашы турында фикер алыштылар

Террорчылык... Әле кайчан гына бу сүз колакка ят иде, ә бүген аның мәгънәсен бакчага йөрүче сабыйлар да аңлый. Нишләтәсең, заманы шундый. Бер гаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, зур дәүләтләргә зыян китергән афәтләргә карата битараф калу мөмкин түгел.

Буйнакск, Беслан, Осетия... Бу атамаларны "таныткан" террорчылык актлары турында әле бүген дә тетрәнеп искә алабыз. Милләтара дуслык, татулык, хөрмәт төшенчәләрен кечкенәдән үк ишетеп-аңлап үскән буынга экстремизм, террорчылык күренешләре ят булырга тиеш тә бит... Район китапханәсендә узган "Дөнья террорчылыктан башка" дип исемләнгән очрашуда да әнә шул хакта фикер алыштылар. Анда район китапханәчеләре, һөнәр училищесы студентлары һәм педагоглары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәр­ләре чакырылган иде. "Кайбыч" полиция бүлекчәсе хезмәткәре Илшат Зиннәтуллин Татарстандагы эктремистик оешмалар һәм аларга каршы ничек көрәшүләре турында сөйләде.

Кайбычта да тик ятмыйлар,билгеле. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чит илдән килгән гражданнарны тикшерү максатында рейдлар уздырыла. Традицион булмаган дини карашлар, экстремистик характердагы әдәбият китапханәләр аша да таратылырга мөмкин дигән фикердә хокук саклау хезмәткәрләре. Китапханә­ләргә тыелган әдәбият исемлеге таратылган, аның нигезендә тыелган китаплар юк ителгән дә инде. Исемлек яңартыла бара.

"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Светлана Абросимова террорчыларның психологик портреты турында сөйләде.

Гадәттә, алар балачактан үз-үзенә бикләнүчән, дөньяга, якыннарына ачулы, үчле, тормыштан канәгать булмаган, сәяси тәртипләргә каршы чыгучы кеше буларак сурәтләнә. Экстремистик оешмаларга йомшак характерлы кешеләр тизрәк җәлеп ителә икән.

"Ислам терроризмы" дигән төшенчәне барыбызның да ишеткәне бар. Кайбыч район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бу сүзгә аңлатма бирде.

- Җәмгыятьтә, ислам дине белән терроризм арасында параллель үткәреп, динебезгә пычрак атучылар бар. Әлбәттә, аңлы кеше мондый сөйләшү дә алып бармый, ислам динендә террорчылыкны яклаган фикерләр булмавын да яхшы аңлый. "Ислам" сүзенең мәгънәсе тынычлык сүзе белән тәңгәл, җир йөзендә тынычлык булдыручы дин мондый вәхшилекне яклый алмый. Кайбер мөселман илләрендә экстремистик хәрәкәтләр, террорчылык оешмалары эшләп килү ул әле ислам динен тотучы һәркемнең бу күренешләргә катнашы бар, дигән сүз түгел. Шул рәвешле, хакыйкый мөселманнарның йөзләрен пычраталар. Исламда кеше үтерү, хәтта икенче берәүгә тырнак очы кадәр генә зыян салу да тыела, - диде Дамир хәзрәт.

Аның фикеренчә, бу күренешләргә каршы торуның иң үтемле ысулы - балаларда кечкенәдән үк исламга дөрес караш тәрбияләү. Хәзрәт очрашуда катнашучылар игътибарына кыска вакытлы фильм да тәкъдим итте. Фикер алышу вакытында һәркем үзенә мәгълүмат алды, тирән эчтәлекле очрашуны оештырулары өчен район китапханәсенә рәхмәт җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район китапханәсендә Ислам диненең террорчылыкка карашы турында фикер алыштылар