Кайбыч районы башлыгы агрофирмаларга егерме көндә күпьеллык үләннәрнең беренче каткын урып бетерү бурычын куя
- Яңгыр кирәк, яңгыр, - диештеләр уҗымнарның тишелеше белән танышырга чыккан авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре. Югыйсә, барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләрен намус белән башкарып чыктылар, бер гектар мәйдан да чәчелмичә калмады. Инде атналар буе яңгыр яумавы, кояшның көннән-көн кыздыруы игенченең тынычлыгын ала шул.
Иген басуларын карау, механизаторлар башкарган эшнең сыйфатына бәя бирү максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында райондагы барлык кырларны карап әйләндек. Игенчеләр зур эш башкарган: чүп үләннәренә, корткычларга, төрле авыруларга каршы бөртекле культураларга химик матдәләр дә сиптергәннәр. Хәзер бу мөһим агротехник чара шикәр чөгендере басуларында дәвам итә.
Кырлар белән танышу "Подберезье" җәмгыятеннән башланды. Биредә эш барышы белән директорлары Александр Яшин таныштырды. Җәмгыятьтә бөртеклеләрне чәчү, тукландыру, химикатлар белән эшкәртү буенча барлык технология таләпләрен төгәл үтәгәннәр, чәчүлек мәйданнары да чиста. "Гөбенә" агрофирмасы директоры Юрий Осипов та шат, игеннәр тигез күтәрелеп килә бит! Басулары күзне иркәли, орлыклар яхшы тишелгән, кырларда бернинди чүп әсәре күрмәссең. Ел саен шикәр чөгендерен күп үстерәләр. "Заволжье", "Алтын кырлар"да, "Яңа юл", Зур Колаңгы хуҗалыкларында да тырышып эшләгәннәре күренә.
Мөрәле филиалында сенаж салу, Арысландагы күпьеллык үлән кырында печән хәзерләү барышын да карадык.
- Барлык хуҗалыкларда да кыр эшләре намус белән башкарылуын үз күзләребез белән күрдек. Сезнең аша барлык механизаторларга тырыш, намуслы хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Булдырасыз, егетләр! Яңгырлар да явып китсә, мул уңышка өметләнергә була, - диде Альберт Илгизәрович йомгаклау чыгышында.
- Терлекчелекнең нигезе - ныклы азык базасы булуда икәнлеген барыгыз да аңлыйсыз. Бүгенге көндә, "Чекмарев"тан кала, барлык хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне беренче кат чабарга керештеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу елда терлек азыгының күләме артыннан кууга түгел, сыйфатына игътибар бирә. Хәзерләнгән печән, сенажның сыйфаты лабороториядә тикшерелгәннән соң гына субсидия билгеләнәчәк. Бүгенге көндә "Заволжье" җәмгыяте кырларында унбиш терлек азыгы уру техникасы эшли, 1000 тонна сенаж салырга өлгерделәр. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар төзелде. Район башлыгы егерме көн эчендә күпьеллык үлән басуларын беренче катка урып бетерү бурычын куя. Белгәнегезчә, район буенча күпьеллык үлән басулары 12 мең гектарга якын, эш күләме шактый. Шулай да, бездә булган техника белән бу бурыч хәл итәрлек дип уйлыйм, - диде Рифкать Нуруллович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев