Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровскоедагы һәм Колаңгыдагы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Федоровское авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр белән очрашу әлеге авылның яңа гына капиталь ремонт ясалган мәктәбендә узды. Урамда яңгыр яуса да, шарлар белән бизәлгән актлар залына бик якты һәм җылы иде. Чакырылган 120 кешенең 80гә якыны килгән. Очрашу мәктәп укучыларының чыгышыннан башланып китте. Алар әби-бабаларына җырлар һәм шигырьләрен бүләк итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Өлкәннәр көненең иң якты, иң матур бәйрәм булуын билгеләп үтеп, Федоровскоеда гомер итүче өлкән буын вәкилләрен чын күңелдән тәбрик итте.

Дәү әниләр үзләре дә оныкларыннан кимен куймады - Федоровскоеның "Добрые сердца" вокаль ансамбле артистларының чыгышы очрашуны җанландырып җибәрде.

Форсаттан файдаланып, өлкәннәр район башлыгына үзләрен борчыган сорауларын җиткерергә ашыкты. "Тагын ике елдан барлык авылларда да юллар булачак, ә инде чиркәү мәсьәләсенә килгәндә, мәчет һәм чиркәүләр - бөтен халык белән төзелергә тиешле йортлар, сез башта аңа тотыныгыз әле, аннан булышырбыз", - диде Альберт Рәхмәтуллин.

Мәктәпнең ашханәсендә өлкәннәр хөрмәтенә мул табын корганнар иде.

Колаңгыда да Өлкәннәр көненә тырышып әзерләнгәннәр. Мәктәпнең сап-сары өрәңге ботаклары белән бизәлгән спорт залы көзге урманны хәтерләтә иде. Өч торак пунктта - Беляево, Колаңгы станциясе һәм Түбән Колаңгыда яшәүче өлкәннәр бирегә шулай ук зал тутырып килгән. зал тутырып килгән иде.

-Тормышыбыз бәйрәмнәргә бай. Кайсы гына һөнәр иясен алма, һәрберсенең үз бәйрәме. Тик аларның берсе дә Өлкәннәр көненә җитми. Сез безнең иң кадерле кешеләребез. Сезнең куйган тырыш хезмәтләрегез аркасында менә шушындый биналарда очраша алабыз. Тормыш тәҗрибәгез безгә бик кирәк. Сезнең күбегез сугыш афәтләрен үз башыннан кичергән. Шуңа күрә, иң беренче, күк йөзебез тыныч булсын да, сәламәтлектән аермасын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкәннәр алдында чыгыш ясап.

Колаңгыда узган бәйрәм кичәсендә быел түгәрәк датасын билгеләп үтүче өлкәннәрне, шулай ук парларны билгеләп үттеләр, ә яңа гына лаеклы ялга чыгучы унбер кешене тантаналы шартларда пенсионерлар сафына кабул иттеләр.

Альберт Рәхмәтуллин ике авылда да өлкән буын вәкилләренә, узган сайлауда актив рәвештә тавыш бирүдә катнашкан өчен, тирән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федоровскоедагы һәм Колаңгыдагы өлкәннәрне бәйрәм белән ко...